Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр бәйгесендә җиңүчеләргә яңа хезмәт автомобильләреннән ачкычлар тапшырды

29.08.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр бәйгесендә җиңүчеләргә яңа хезмәт автомобильләреннән ачкычлар тапшырды.

Чара Казанда "Пирамида" комплексында узды. 

Конкурс җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә яхшы мөнәсәбәт, җирле үзидарә органнарының нәтиҗәле эшчәнлеген хуплау, уңай тәҗрибәләрне тарату максатыннан уздырыла. 

"Мин һәрвакыт муниципалитетлар безнең нигезебез, безнең таянычыбыз. Алар башкарма хакимият органнарының иң җаваплы дәрәҗәсе", - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, муниципаль хакимиятне халыкның ничек бәяләве бик мөһим. 

"Шул әһәмиятле һәм җаваплы хезмәтегез өчен рәхмәт әйтәсем килә, - диде Рөстәм Миңнеханов муниципаль органнар вәкилләренә. - Алга таба да социаль-икътисадый мәсьәләләрне хәл итү, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру вакытында башкарылачак дип өметләнәм. Бу яңа автомобильләр  муниципаль берәмлекләр иминлегенә, шундак яшәүче кешеләр иминлегенә хезмәт итәр дип телим".

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.