Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә иң лаеклы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды

29.08.2019

Дәүләт һәм җәмгыять хезмәт кешесенең абруен күтәрү өчен активрак ярдәм күрсәтергә тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә иң лаеклы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында хәбәр итте.

«Без бу залда икътисадның һәм социаль өлкәнең төрле тармакларында мактауга ирешкән хезмәткәрләрне олылыйбыз. Аеруча ветраннарыбызга хөрмәт хисләремне белдерәсем килә. Сезнең яшьләрне тәрбияләүгә керткән өлешегез гаять зур әһәмияткә ия. Бүләкләнүчеләр арасында үз куллары белән матди байлыклар тудыручы җитештерү кешеләренең күп булуы күңелне сөендерә», – диде Татарстан Президенты.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, тантанага мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау һәм авыл хуҗалыгы кебек мөһим тармаклар вәкилләре дә чакырылган. 

Рөстәм Миңнеханов җыелганнарны Татарстан Республикасы көне белән тәбрикләде. «Бүген безнең барыбызның да күңеле бәйрәмчә күтәренке. Безнең шатланыр һәм горурланыр нәрсәләребез күп. Татарстан алга бара, һәм без икътисадтагы яңа уңышларыбызны канәгатьлек хисе белән билгеләп үтәбез. Дәүләт үзенең социаль бурычларын тулысынча үти. Республиканың мәдәни тормышы да көннән-көн кызыклырак һәм байрак була бара. Татарстанлылар томыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын яхшырту өчен өстәмә мөмкинлекләр алалар», – диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, Казанда «эшче һөнәрләре буенча дөнья беренчелеге зур уңыш белән узды».

Ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевка Татарстанның социаль-икътисадый үсешендәге казанышларын югары бәяләгән өчен рәхмәтле булуын белдерде.

«Барыгызны да лаеклы бүләкләрегез белән чын күңелдән котлыйм. Сезгә нык сәламәтлек, шәхси һәм гаилә бәхете, күтәренке күңел һәм үз көчегезгә ышануыгызны телим», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре барлыгы  58 кешегә тапшырылды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.