Татарстан икътисад министры Марат Сафиуллинның Сингапур сәүдә һәм сәнәгать мәсьәләләре буенча Дәүләт министры Ли Йи Шьен белән очрашуы булып узды
02.04.2008
Безнең республиканың Россия-Сингапур эшлекле форумында катнашу кысаларында, 1 нче апрельдә Татарстан икътисад министры Марат Сафиуллинның Сингапур сәүдә һәм сәнәгать мәсьәләләре буенча Дәүләт министры Ли Йи Шьен белән очрашуы булып узды. Очрашу барышында якындагы елларга Татарстан һәм Сингапур хезмәттәшлегенең аерым мәсьәләләре буенча фикер алышулар булды һәм принципиаль карарлар кабул ителде. Аерым алганда, югарыда телгә алынган ике министрлык Татарстан Республикасында Инвестицияләр буенча агентлык төзү мәсьәләсендә һәм шулай ук дәүләт хезмәткәрләренең белемен һәм квалификациясен күтәрү өлкәсендә үзара тыгыз бәйләнешне гамәлгә ашырачаклар. Татарстанның Инвестицияләр буенча агентлыгын төзү өлкәсендә профильле оешма буларак International enterprises Singapore – Сингапур Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы каршындагы агентлык санала. Ул сәүдә-сәнәгать палатасы буларак танылган, төп максаты булып, тышкы икътисади юнәлешне киңәйтү тора. Агентлык маркетинг өлкәсендә дөньяның 35 тән артык илендә хезмәт күрсәтүнең киң диапазонын бирә, бизнесларын үстерүдә предприятиеләргә һәм чит илдә партнерлар эзләүгә ярдәм итә. Шуны да искәртик: Татарстанда Инвестицияләр буенча агентлык төзү турындагы тәкъдим агымдагы елның 4 нче февралендә министрлыкның йомгаклау коллегиясендә икътисад министры Марат Сафиуллин тарафыннан әйтелгән иде. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә кирәкле норматив-хокукый документлар проектларының пакеты эшләнә. Агентлык эшчәнлеге Татарстан Республикасының инвестицион потенциалын күтәрү буенча стратегик мәсьәләләрне чишүгә, административ барьерларны киметүгә, инвестицион эшчәнлек субъектларының үзара бәйләнешен оптимальләштерүгә юнәлдереләчәк. Аның эшчәнлегенең төп юнәлешләре - инвесторлар өчен инвестицион мәйданчыклар хәзерләү, проектны гамәлгә ашыруны теркәү, документлар формалаштыруда ярдәм итү, федераль һәм республика прграммалары һәм башка мәсьәләләр буенча консультация бирү. Бөтен эш “бер тәрәзә” принципы буенча оештырылачак. Татарстан территориясендә югары технологияләр өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру өчен, тәҗрибә уртаклашуның кирәклеге һәм Сингапур белгечләрен җәлеп итү турында 2006 елның октябрендә үк безнең республика Хөкүмәтендә сүз барган иде инде. Анда Сингапур сәүдәсе һәм сәнәгате мәсьәләләре буенча Дәүләт министры Ли Йи Шьен җитәкчелегендәге делегация, безнең республиканың икътисади потенциалы, аерым алганда “Алабуга” махсус икътисади зонасында бизнес алып бару перспективалары белән танышу өчен, Татарстанга килгән иде. Ул чакта Сингапур ягы автокомпонентлар, IT технопарклары, мәгариф өлкәсе кебек юнәлешләр белән кызыксынуын белдергән иде. Сингапур делегациясенең Татарстанга алдагы визиты бу елның октябрендә көтелә, аның әгъзалары “Евромани Казан” Халыкара инвестицион форумы эшендә катнашачаклар.