Рөстәм Миңнеханов: Казанның тарихи йөзен чагылдыручы объектларны саклап калырга кирәк

29.08.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә «Том Сойер Фест» (Калинин ур., 12) җәмәгать проекты кысаларында реставрацияләнгән агач йортта булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде. 

Калинин урамындагы йорт 20 нче гасыр башында төзелгән һәм агач архитектура үрнәге булып тора. Революциядән соң объект  конфискацияләнгән булган. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы боерыгы нигезендә бу йорт шәһәр төзүче тарихи кыйммәткә ия һәм  сакланырга тиешле йорт дип игълан ителгән.   

2019 елда «Том Сойер Фест» волонтёрлары аны реконструкцияләгән. 

Рөстәм Миңнеханов башкарылган эшләрне югары бәяләде: ул Казанның тарихи йөзен чагылдыручы объект. 

Аннары Олеся Балтусова Татарстан Президентына «Том Сойер Фест» фестиваленең киләчәк планнары турында сөйләде. Якындагы айларда «Беркутов йорты» һәм «Богородский йорты» мәдәни мирас объектларында реставрация эшләре тәмамланачак.

Шуннан соң Рөстәм Миңнехановка Калинин урамындагы тарихи үзәк территориясендә төзелергә тиешле торак йорт проектын тәкъдим иттеләр.

Рөстәм Миңнеханов тәкъдим белән килеште, йорт катларының азлыгы кагыйдәсен үтәүне онытмаска кушты. Татарстан Республикасы Президенты асызыклаганча, бу яңа төзелеш тарихи территория йөзен бозмаска тиеш.

Архитекторлар проектка Татарстан Республикасы Президентының соңгы комиссиядә яңгыраган кисәтүләренең барысын да керткәннәр.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.