Рөстәм Миңнеханов: Ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре – сәламәтлек саклау ситемасы эшендә бик мөһим элемент

29.08.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан табибларына ашыгыч медицина ярдәме машиналары һәм күчмә медицина комплекслары ачкычларын тапшырды. Быел барысы 187 автомобиль бирелде.

Тантана башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов яңа техниканы карап чыкты. Аңа хәбәр ителгәнчә, барлык машиналар да ашыгыч медицина ярдәме чараларын оператив башкаруга, пациентларны транспортировкалауга һәм сәламәтлекләре торышын мониторинглауга, шулай ук госпитальгә кадәр чорда интенсив терапия уздыруга әзер.

«Безгә Россия Президенты тарафыннан гражданнарыбызның тормыш сыйфатын яхшырту бурычы куелды. Бу бурычны хәл итүгә 12 илкүләм проект юнәлгән. Тормыш сыйфатына бәйле һәрнәрсә күбесенчә сәламәтлек саклау һәм социаль яклау системасының бердәм эшенә бәйле. Без транспорт чараларының торышына зур игътибар бирәбез, чөнки ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре – сәламәтлек саклау ситемасы эшендә бик мөһим элемент», - диде Татарстан Президенты.

Казанның, Чаллы һәм Әлмәтнең әйдәүче медицина учреждениеләре карамагына авыл кешеләренә хезмәт күрсәтү өчен өч күчмә медицина комплексы тапшырыла. Алар бар да заманча диагностика һәм лаборатор җайланмалар белән җиһазландырылган. 

«Барлыгы 4 мобиль комплекс сатып алынган. Берсе эшли инде. Барлык  машиналар да юлсыз җирдә дә йөри ала, шуның нәтиҗәсендә табиблар республиканың һәр торак пунктына барып җитә алачак», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Беренче мобиль комплекс Тәтеш районында халыкка медицина ягыннан карау уздырды, хәзер ул Буа районында эшли. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.