Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада ишегалларын ремонтлау барышы белән танышты һәм веломузейда булды

28.08.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада берничә социаль объектта булды. Анда ул Юность урамындагы күп фатирлы йорт тирәсендәге ишегаллары территорияләрен ремонтлау барышы белән танышты.  

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар «Велики» автошәһәрчегендә һәм веломузейда булдылар.

Искәртәбез,Түбән Камада веломузей быел җәй ачылган иде. Монда сирәк очрый торган экспонатлар җыелган – беренче велосипед прототибы һәм ике көпчәкле цирк тарантаслары, үткән гасырның урталарындагы Швейцария хәрби велосипеды, өр-яңа немец тандемы һәм башкалар куелган.  

Рөстәм Миңнеханов экспозиция белән танышты, берничә аеруча кызыклы экспонатны карады.

Бүген Түбән Камада Татарстан Президентына республикада узучы «Автобус 14.30» яшьләр акциясе турында да сөйләделәр.   

Искәртәбез, «Автобус 14.30» яшьләр акциясе Яшьләр сайлау алды штабы эше кысаларында 12 августта башланып китте. «Автобус 14.30» – Татарстан Республикасының барлык муниципалитетлары буенча тур, аның барышында яшьләрнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышалар.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.