Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада «Пионер» индустриаль паркында булды

28.08.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында «Пионер» индустриаль паркында булды.

Хәзерге вакытта индустриаль паркның төп резиденты – «Камасталь» рулон корычны буяу заводы.

Индустриаль паркны тәкъдир итү барышында билгеләп үтелгәнчә, бу мәйданчык берничә этапта үстереләчәк. 1 этабы – 2017-2021 еллар, парк  мәйданы 15 мең кв. м., резидент компанияләр саны 5әү, инвестицияләр күләме 1000 млн. сум.  

«Пионер» индустриаль паркының «якорь» резиденты – «Камасталь» компаниясе.

Проект куәте елына кимендә 50 мең тонна буялган калай корыч чыгару, белдерелгән инвестицияләр күләме – 428,7 млн сум. «Камасталь» ҖЧҖнең  99,8%ы Кытайның Шаньдун провинциясеннән «Циндао Бэйцзяэр Инвестирование» компаниясенеке.

Җитештерү техник яктан 2018 елның 31 декабрендә эшләтеп җибәрелгән. «Камасталь» ҖЧҖ «Haier» комапниясенең көнкүреш техникасы корпуслары өчен корыч әзерли.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.