Рөстәм Миңнеханов Haier компаниясенең яңа заводы турында: Россия-Кытай мөнәсәбәтләре кысаларында бу зур проект

28.08.2019

Бүген Чаллыда Haier Кытай компаниясенең кер юу машиналарын җитештерүче яңа заводын ачу тантанасы узды. Чарада РФ Президентының ИФОда вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Haier Group генераль директоры Чжан Жуйминь һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнаштылар.

Кунакларга җитештерү мәйданнарын күрсәттеләр, "акыллы" технологияләр турында сөйләделәр һәм чыгарыла торган техника үрнәкләрен күрсәттеләр. 

Ачылу тантанасында Игорь Комаров чыгыш ясады: "Haier индустриаль паркы ачылу Россиядә югары технологияле, дөнья стандартларына туры килүче көнкүреш техникасын җитештерүне башлауда беренче үрнәк". 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Казанда кичә WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты тәмамланды. Гомуми зачетта Россия, Кытайга гына бирешеп, икенче урынны яулады. ТР Президенты Кытай хезмәттәшләрен лаеклы казанышлары белән котлады. "Кичә мин Россия Президенты Владимир Путинга Кытай партнерлары белән яңа заводны ачу турында хәбәр итә алдым. Ул тулысынча бу проекттны хуплый", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

ТР Президенты сүзләренчә, республика Хөкүмәте үз чиратында компаниягә алда да ярдәм итәргә әзер. "Haier заводы - Россия-Кытай мөнәсәбәтләре кысаларында бу зур проект", - диде Рөстәм Миңнеханов. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.