Каты көнкүреш калдыкларының күбесе Татарстанның эре шәһәрләрендә хасил була

01.04.2008

Татарстан Республикасында ел саен 14 миллионга кадәр калдык хасил була, шуларның 21 проценты сәнәгатьнекеләргә туры килә, 8 е – көнкүрешнеке, 71 процентны терлекчелек каклдыклары тәшкил итә. Бу һәм башка фактлар, саннар бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта яңгырады.
Брифинг Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының махсус йөкләмәсе нигезендә Татарстан Республикасы территориясен гадәти санитар чистартуга багышланган иде һәм ул 2 ай дәвам итәчәк.
Брифингта Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Әгълам Садретдинов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Олег Крутиков, Татарстан Республикасы буенча кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү Федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе Виктор Морозов һәм Казан башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Борһанов катнашты.
Ә.Садретдинов, беренче булып, территорияне санитар чистартуга карата үз фикерен белдерде. Ул соңгы елларда иң күп сандагы каты көнкүреш калдыкларының Татарстандагы эре шәһәрләрдә: Яр Чаллыда (1165,6 мең т), Казанда (503,1 мең т), Түбән Камада (220,5 мең т) һәм Әлмәттә (129,9 мең т) хасил булуы турында хәбәр итте. Бүгенге көнгә Татарстан Республикасындагы 14 эре шәһәрнең бары тик 12 сендә генә уңайлы каты көнкүреш калдыклары полигоннары бар. Шул сәбәпле Түбән Кама һәм Яшел Үзәндә каты көнкүреш калдыклары санкцияләнгән шәһәр чүплегенә чыгарыла. Хәзерге вакытта әлеге шәһәрләрдә каты көнкүреш калдыклары полигоннарын торгызу буенча проект-смета документларын эшкәртү эше алып барыла.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасының Әлмәт, Яр Чаллы, Казан кебек шәһәрләрендә калдыкларны сортлау станцияләре эшли. Агымдагы елда Казанда гомуми сыйдырышлылыгы 240 мең тонна булган 2 калдыклар сортлау заводы төзеләчәк һәм сафка басачак. Шуның белән бергә Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарында да калдыклар сортлау линиясендә проблемалар бар. Ләкин бу очракта полигонлы күмү күләмен кыскарту турында, ягъни кыйммәтле икенчел материаль ресурсларны күмүне киметү турында сөйләргә кирәк.
2007 ел дәвамында җирле идарә һәм Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы дәүләт инспекциясе инспекторлары тарафыннан Татарстан Республикасының 2948 предприятиесе, оешмасы һәм табигый объектларында 6524 тикшерү үткәрелгән, шул исәптән махсус саклана торган 50 табигать территориясе, шулай ук табигать ресурсларының гомуми кулланылыштагы 80 нән артык урыны тикшерелгән. Болар - бакчачылык ширкәтләре, ял базалары, автомобильләр тукталышы, гараж кооперативлары һ.б.
Фактлар 2006 ел белән чагыштырганда тикшерү үткәрү һәм тикшерелгән объектлар санының 36,2 процентка артуын дәлиллиләр. Ачыкланган тәртип бозулар саны 10,4 процентка арткан, теркәлгән тәртип бозулар 86,2 процентка бетерелгән: 2006 елдагы 7925 кә каршы 8751. Язылган беркетмәләр һәм таратылган язма күрсәтмәләр саны 8,9 дан 27,1 процентка арткан. Штрафлар саны 34,6 процентка арткан, штраф суммасы 35,3 процентка күтәрелгән. Юридик кешеләргә салынган штрафларның гомуми суммасы - 34,3 процентка, урындагы кешеләргә 35,3 процентка арткан.
Табигатьне саклау законнарын бозу фактлары буенча 570 материал судка, тикшерү органнарына һәм прокуратура органнарына җибәрелгән.
"Татар-Информ"