Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы һәм Түбән Камада эш сәфәрендә була.
Чаллыда Рөстәм Миңнеханов капиталь төзелеш объектларын карый - 121нче «Сабантуй» балалар бакчасы, социаль ипотека буенча төзелүче 149 фатирлы торак йорт.
Шулай ук Рөстәм Миңнехановның Haier индустриаль паркында Haier кер юу машиналары заводын ачуда катнашуы көтелә.
Аннары Чаллыда "Мастер" Кама индустриаль паркына 15 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашу ниятләнә.
Көннең икенче яртысында ТР Президенты Түбән Камада була, анда ул "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖнең биологик чистарту корылмасын тантаналы ачуда катнаша.
Шулай ук Түбән Камада Рөстәм Миңнеханов "Пионер" индустриаль паркында була, анда "Камасталь" производствосы белән танышырга ниятли.
Аннан Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Яшьлек ур. күп фатирлы йортлар ишек алларын төзекләндерү белән танышачак, "Велики" автошәһәрчегендә булачаклар, анда веломузей экспозициясен карыйлар.