Владимир Путин Казанда WorldSkills 45 нче дөнья чемпионатында Россия җыелма командасы вәкилләре белән очрашты

27.08.2019

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Казанда  WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатында Россия җыелма командасы вәкилләре белән очрашты. 

Очрашу чемпионатны ябу тантанасы тәмамлангач, "Казан Арена" стадионында узды. 

Искәртик, Россиядән чемпионатта Россиянең төрле төбәкләреннән 63 вәкил катнаша: 18-25 яшьлек 14 кыз, 49 егет. 

"Сезгз әйтәсем килә - булдырдыгыз, - диде Владимир Путин Россия җыелма командасы вәкилләренә. - Мин әле генә WorldSkills International җитәкчелеге белән сөйләштем, аларның да исе киткән. Ярышларны оештырудан гына түгел, ә безнең команда нәтиҗәләреннән дә. Ә нәтиҗәләр бик әйбәт, бу дәрәҗәдәге алдагы ярышлар белән чагыштырганда күпкә алга китү сизелә. Һәм бөтен компетенцияләрдә диеп була. Без бик горурланабыз! Сезгә дә бу - тормышыгызда һәм профессиональ карьерада зур үзгәреш, дип уйлыйм". 

Владимир Путин сүзләренчә, WorldSkills ярышларында катнашучылар эш урыннарында WorldSkillsта катнашу нәрсә икәнен күрсәтә алачак, бу медальләр - очраклы гына түгел, алар сәләт, тырышлык һәм иң мөһиме - һәр эштә профессиядә иң югары казаныш булган компетенцияләр барлыгын исбатлау аша алынган. "Сез шуның ачык үрнәге", - диде Россия Президенты. 

Владимир Путин ярышларны оештыручыларга рәхмәт белдерде. "Казан ярышларны уздыру өчен, катнашучылар өчен бөтен шартларны булдырды, - диде ул. - Бу да безнең казаныш, безнең компетенция. Санкт-Петербургта Европа беренчелегендә барысын да тагын да яхшырак эшләргә кирәк, бехнең әле өч ел бар. Һәм, әлбәттә, остазлар, тренерлар турында онытырга ярамый, - бу кешеләр дә иң югары бәяләүгә лаеклы, алар сезнең уңышларга ирешүегезне тәэмин итте". 

Владимир Путин яшь профессионаллар белән әңгәмәдә эшче һөнәрләр әһәмиятен тагын бер кат ассызыклады. 

"Әлбәттә, бөтенесе дә спорт ярышларына ияләшкән, ә һөнәри осталыкта ярышу - бу хакта аз беләләр. Ышанам, WorldSkills хәрәкәте алга таба да үсәчәк, чөнки сез чын осталар булуыгызны күрсәтәсез, бу буш сүзләр түгел, сезнең эшегез, дөресен әйткәндә, сәнгать дәрәҗәсендә, ә бу тагын да күбәрк игътибар җәлеп итәчәк. Шуңа ихтыяҗ бар, бу илебезгә дә әһәмиятле".


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.