Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин WorldSkills International президенты Саймон Бартли белән очрашты.
Очрашу WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионаты кысаларында Казанда узды («Казан Арена» стадионы).
Очрашуда WorldSkills International стратегик мәсьәләләре буенча вице-президенты Йос де Гой һәм оешманың башкарма директоры Дэвид Хоуи катнашты.
Россия делегациясе сотавында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова, Россия Мәгариф министры Ольга Васильева, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Президентының цифрлы һәм технологик үсеш буенча махсус вәкиле Дмитрий Песков, «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» берлеге генераль директоры Роберт Уразов булды.
Владимир Путин WorldSkills җитәкчелегенә чемпионатны оештыру чорында күрсәткән ышанычлары өчен рәхмәт белдерде. «Беләм, Казан, Татарстан, һәм без Россия Федерациясе Хөкүмәте дәрәҗәсендә барыбыз да чара иң югары дәрәҗәдә узсын өчен мөмкин булганның барысын да эшләдек, - диде Владимир Путин. - Монда 63 ил, 66 компетенция булды. Рәхмәт сезгә безнең команда чыгышларына югары бәя биргәнегез өчен. Үз исемемнән дә WorldSkills International хакына башкарган эшләрегез өчен рәхмәтемне җиткерәсем килә. Сезне алмаштыручылар белән эшләү дә безгә күркәм булачак, без Санкт-Петербургтагы 2022 елгы Европа чемпионатына әзерләнәчәкбез. Шулай ук, Казандагы кебек үк тырышачакбыз. Яшьләр өчен мондый ярышлар оештырудан да мөһимрәк һәм кызыклырак нәрсәне белмим мин.
Без Россиядә һөнәри әзерлек системасын бүгенге һәм киләчәк таләпләргә җавап бирерлек итеп оештырырга омтылабыз. Һәм, әлбәттә, мондый чараларны оештыру безнең барыбызга да ярдәм итә».
Саймон Бартли билгеләп үткәнчә, «Ворлдскиллс»ны Россиядә оештыру, Татарстанда, Казанда уздыру идеясе бик ярдәм итте. «Сез, шулай ук Сезнең командада катнашучылар Россиядә «Ворлдскиллс» булдыру турындагы Сезнең вәгъдәләрне тормышка ашырды, диде Бартли әфәнде. Казандагы бу уңышлы чара тәмамланганнан соң без Россиядә «Ворлдскиллс» мирасын ничек куллануларын күзәтәчәкбез. Без киләчәк компетенцияләре проектларын, шулай ук «Ворлдскиллс» яшүсмерләр хәрәкәтен булдырдык, һәм ышанабыз, болар бар да «Ворлдскиллс» максатларына ирешергә ярдәм итәчәк.
Үз чиратында Саймон Бартлины WorldSkills International президенты вазыйфасында алмаштыручы Йос де Гой әфәнде белдергәнчә: «Минемчә, Россия үз үрнәгендә «Ворлдскиллс» проектында катнашуның күнекмәләрне арттыруга һәм камилләштерүгә китерүен күрсәтте».