Россия Президенты Владимир Путин WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионатын ябу тантанасында чыгыш ясады.
Чара «Казан Арена» стадионында узды.
«WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионатында җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйм. Барлык катнашучыларга да рәхмәт, сез искиткеч техника һәм күнекмәләр күрсәттегез, чыннан да, виртуоз сәнгать дәрәҗәсендә, - диде Владимир Путин, тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. - Россия беренче мәртәбә планетаның иң яхшы профессионаллары ярышларын уздырды, һәм бу ярышлар тарихта иң эреләрдән һәм катнашучылары иң күп санлысы, гаять күренеклесе, онытылмас тамаша булды. Ышанам, безнең кунакларга борынгы тарихы булган армый-талмый алга таба үсүче, дөньяның 60тан артык иленнән җыелган тамашачыларга һәм катнашучыларга гадел көрәш өчен, дусларча аралашу өчен барлык шартлар тудырылган Казан ошагандыр. Форсаттан файдаланып, мин WorldSkills International хәрәкәтенә һәм шәхсән Саймона Бартлига ышанычлары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәтемне җиткерәсем килә. Бу хәрәкәткә Россиядә безнең ярты миллион гражданыбыз кушылды инде, һәм аның тарафдарлары саны бертуктаусыз артып тора. Безнең илдә бу хәрәкәт һөнәри белемнең алдынгы системасының мөһим элементына әверелде, без бу хәрәкәтне цифрлы икътисад белгечлекләре буенча да формалаштырабыз. Без колледжларыбызны үзгәртәбез, кешеләргә техник иҗат белән шөгыльләнү өчен бөтен дөньяда аналоглары булмаган мөмкинлекләр тудырабыз, һәм безнең тәҗрибәгә ихтыяҗ булуга шатланабыз».
Владимир Путин искәрткәнчә, монда, Казанда, беренче мәртәбә һөнәри осталыкта мәктәп укучылары ярышты, киләчәк компетенцияләре буенча ярышлар белән бик күп кешеләр кызыксынды.
«WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионаты тәмамлана. Безнең уртак җаваплылыгыбыз – барлык илләребез гражданнары өчен аның мирасын саклап калу һәм куллану. Һәркем, яшенә һәм сәламәтлегенә карамастан, үзенең барлык сәләтләрен тормышка ашыра алсын өчен, укуда һәм үсештә үз юлын таба алсын өчен, бөтен гомере буена күнекмәләренә ихтыяҗ булсын өчен. Россия кадрлар әзерләүнең мондый өзлексез һәм һәркем өчен мөмкин булган моделен булдыруда уртак эш өчен ачык. Без шулай бергәләшеп технологик эпоха өндәүләренә җавап бирә алачакбыз, тотрыклы үсеш тәэмин итә алачакбыз, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен шартлар формалаштыра алачакбыз. Бу масштаблы һәм, чыннан да, бөтен кешелек бурычлары. Һәм аларны хәл итүдә WorldSkills хәрәкәтенең берләштерүче гуманистик миссиясен күрәм. Ышанам, аның принципларын алга сөрүдә 2021 елгы Шанхайдагы WorldSkills һөнәри осталык дөнья чемпионаты җитди адым булачак. Эстафетаны кытай дусларыбызга бик теләп тапшырабыз. Һәм, әлбәттә, 2022 елда Санкт-Петербургта Европа беренчелеген иң югары дәрәҗәдә уздыру өчен барысын да башкарачакбыз. Сезне янәдән Россиядә көтеп калабыз! Барыгызга да уңышлар һәм җиңүләр телибез. Рәхмәт Татарстанга, рәхмәт Казанга!», - диде Владимир Путин.
«Казан Арена» стадионында WorldSkills стандартлары буенча чираттагы 46 нчы һөнәри осталык дөнья чемпионаты эстафетасы тапшырылды – 46 нчы чемпионат Кытайның Шанхай шәһәрендә 2021 елда узачак.
WorldSkills флагын тапшыру өчен сәхнәгә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Татьяна Голикова, «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» берлеге генераль директоры Роберт Уразов, Казан мэры Илсур Метшин чыктылар. Кытай ягыннан – Кытай Халык сәяси консультатив советы рәисе Ван Юнцин, Кытайның Кеше ресурслары һәм социаль тәэминат министры, шулай ук Шанхай шәһәре мэры Ин Юн сәхнәгә күтәрелде.
Чемпионатны ябу тантанасы Россия эстрадасы артистлары чыгышлары белән дәвам итте.