Ирек Фәйзуллин: ФАПлар төзелеше программасы үтәлеше артта калу очраклары бетерелде
15.09.2012ТР Президенты видеоконференцияләрнең берсендә ФАПлар төзелеше программасы һәм башка проблемалы мәсьләләрне хәл итү артта калуны тәнкыйтьләгәннән соң җитешсезлекләр бетерелде. Бу хакта бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ТР Министрлар Кабинетында торак төзелеше мәсьәләләре буенча узган традицион республика киңәшмәсендә белдерде.
Министр докладында әмма документларны рәсмиләштерү проблемасы кала, дип билгеләп үтте. “Башкарылган эш турындагы бөтен мәгълүмат барлык мәгълүмат ресурсларына кертелү кирәк. Аңа кадәр эш башкарылмаган булып санала”, - дип билгеләп үтте ул.
ТР муниципаль учреждениеләрендә “беренчел медицина ярдәме күрсәтү” сәламәтлек саклау учреждениеләрендәге агымдагы һәм капиталь ремонтка килгәндә, “Азнакай Нефтемаш заводы” ААҖндә ике сменада, ялларсыз эшлиләр дип белдерде Ирек Фәйзуллин. План буенча 26 ФАПта монтажлау эшләре төгәлләнергә тиеш, 19 бинада ремонт эшләре тулысыча тәмамланган, шул ук вакытта 31 объектта эш бара. Шулай да “Нефтемаш” заводына эш темпларын тизләтү зарур һәм 30 сентябрьгә кадәр графиктан артта калу җитешсезлеген бетерергә кирәк.
Докладчы сүзләренә караганда, бүгенге көндә мәктәп биналарында урнашкан 8 фельдшер-акушерлык пунктында да барысында да эшләр төгәлләнгән. 14 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, барлык объектларда да капиталь ремонт эшләре бара, 36 муниципаль район 399 ФАПның 217 сендә эш тәмамланган, калган объектларда эш ахырына якынлаша. 335 табиб амбулаториясендә капиталь ремонт эшләре бара.
“Бу объектларда башкарылган эшләр югары сыйфатлы булуына игътибарлы булу зарур. Объектны ачу тантанасын матур итеп оештырырга һәм халыкны җыярга кирәк. Бу авыл өчен мөһим объект”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ирек Фәйзуллин белдергәнчә, республиканың 165 гомумбелем бирү мәктәпләренең 164 ендә капиталь ремонт төгәлләнде. Калганнарында эшләр төгәлләнү алдында.
2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиада кунакларын кабул итү зонасындагы күп фатирлы торакларның фасадларын һәм түбәләрен ремонтлау эшләре алып барыла. “Әлегә подрядчыларга займ бирдек. Һава торышы бу эшләрне башкару мөмкинлеге бирә”, - дип билгеләп үтте докладчы. Хәзерге вакытта 190 объектта эш бара, бу гомуми күләмнең 96 процентын тәшкил итә.
“Иң мөһиме без һәр кайда график буенча эшләргә тиеш”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы