Рөстәм Миңнеханов Казанның Чехов базарында булды

15.09.2012

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Чехов базарында оештырылган ярминкәдә булды. Ул ТР Премьер-министры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатуында сәүдә барышын, ТР ның Арча, Теләче, Саба һәм Балык Бистәсе районнары авыл хуҗалыгы җитештерүчеләр алып килгән тауарларны карады.

Шәһәрлеләр республика башлыгына һәм авыл хезмәтчәннәренә ярминкә оештырулары өчен рәхмәт белдерде.

Иртәнге як булуга карамастан, сәүдә гөрләп бара иде: шәһәрлеләр ит, яшелчә, сөт продуктлары сатып ала.

Биредә үк яңа тотылган һәм ысланган балык, төрле ярмалар, шул исәптә 30 сумга карабодай, он, маринадланган кыяр, помидор һ.б. сатып алу мөмкин иде. Быел ярминкәдә урманнан җыелган гөмбәләрнең киң ассортименты тәкъдим ителгән иде. Шулай ук умартачылык продукциясе дә бар. Моннан тыш, ярминкәдә фитоҗыеннар тәкъдим ителгән. Казан кооператив студентлары тарафыннан җыелган файдалы үләннәр җыелмасын ТР Президентына тәкъдим ителде.

Арча районының урман хуҗалыгы мәктәбендә һәм 5 нче гимназиясендә укучылар ярминкәгә үз продукцияләрен алып килгән. 2011 елда гимназистлар мәгариф учреждениеләренең уку-тәҗрибә участогы республика конкурсында җиңеп 100 мең сум грантка ия булдылар. Алар бу акчага теплица, орлыклар сатып алып мәктәп яны участогында яшелчә үстерә башлаган. Гимназия директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Ильфира Вәлиева Президентка быел кыяр, помидор һәм башка яшелчәләр уңышы яхшы булуы турында сөйләде. Алар мәктәп укучыларына җитәрлек яшелчә дә әзерли алган һәм артыгын ярминкәгә дә алып килгән.

Гомумән алганда, Рөстәм Миңнеханов ярминкәдә күргәннәреннән канәгать калды. “Ярминкәдә продукция күп һәм һәркем ала алырлык бәядә. Мондый ярминкәләр кирәк һәм алар үткәрелергә тиеш дип саныйм”, - диде ул журналистларга биргән әңгәмәсендә.

Ярминкәгә барлыгы 10 миллион сумнан артык бәягә продукция китерелгән. Бу шәһәрдә иң эре ярминкәләрнең берсе.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы