Россиядә беренче мәртәбә «TCI Network глобаль конференциясе» 2020 елда Казанда узачак

26.08.2019

«Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советында нотыкчылар сәнәгать һәм җәмәгать иминлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар, утырш Татарстан Республикасы Президенты рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Күренекле антикризис менеджеры, Logio компаниясенең (Чехия) бизнесны үстерү директоры Томаш Навратил Татарстанда нефть- һәм газүткәргечләргә техник хезмәт күрсәтү өчен махсус техникалы вертолет-дроннар җитештерүен ачарга тәкъдим итте. Бу җитештерүне Чехия LIAZ-Modelarna белән кооперациядә оештыру мөмкинлеге бар. Җайланма авыр йөк алып барырга һәм 400 километрдан идарә ителергә мөмкин.

Safeguards Technology LLC Израиль компаниясеннән аталы-уллы Моше һәм  Исаак Левилар сәнәгать объектлары иминлеге өлкәсендәге эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. 

Safeguards Technology LLC шулай ук дроннар технологиясен тәкъдим итте, бу дроннар объектларга яный торган чит-ят дроннар белән көрәшергә мөмкин.  

«ЭР – Телеком Холдинг» АҖ (Пермь) генераль директоры Андрей Кузяев җитештерү процессларының технологиялелеген арттыра торган әйберләр интернеты (IoT) нигезендә цифрлы хәлителешләр турында сөйләде.

 «Без үз потенциалыбызны Иннополиста урнаштырырга әзербез – анда мөмкинлекләр гаять зур», - диде «ЭР – Телеком Холдинг» гендиректоры.

Рөстәм Миңнеханов консорциумны «Таттелеком» компаниясе белән төзү мөмкинлеген карарга киңәш итте һәм ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллинга Пермь компаниясе эшләнмәләрен файдалану өлкәләрен карарга кушты.    

Моннан тыш, утырышта «Объединение когнитивных ассоциативных систем»Төмән ҖЧҖ («Сколково» резиденты) директоры Вадим Филиппов нефть-газ сәнәгатье өчен һәм хезмәт күрсәтүләр өлкәсе өчен цифрлы технологияләр тәкъдим итте.

«Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар советы әгъзалары «ИННОКАМ» ассоциациясе белән шартнамәне хупладылар, шартнамә 23 нче TCI Network Глобаль конференциясен 2020 елда Казанда уздыру турында. Холдинг генераль директоры Рафинат Яруллин билгеләп үткәнчә, бу конференция Россиядә беренче мәртәбә уздырыла.

23 нче TCI Network Глобаль конференциясе 2020 елның 14-16 октябрендә Казанда узачак. Бу конференция ел саен 1998 елдан бирле уздырыла. Бу Татарстан өчен тагын эшлекле туризмны арттыру мөмкинлеге дә.

TCI әгъзасы «ИННОКАМ» Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы тарафыннан әзерләнгән конкурста катнашу заявкасын кабул иткән. Заявка иң яхшы дип танылган. Быел июль аенда «ИННОКАМ» ассоциациясе TCI Network белән килешү төзегән. Оештыру комитетын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләячәк.  


"Девон" МА материаллары буенча