ТР Президенты Новосибирск медицина технопаркында булды

14.09.2012

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Новосибирски өлкәсенә эш сәфәре кысаларында медицина технопаркы – инновацион медицина-технология үзәгендә булды. Республика башлыгы белән технопаркны ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “Идея” технопаркы генераль директоры Сергей Юшко карады.

Медицина технопаркы Новосибирски Травматология һәм ортопедия фәнни тикшеренү институты базасында урнашкан. Яңа 9 катлы бинада медицина технологияләре эшләү белән шөгыльләнүче компания урын алган. Технопаркның өстенлеге – бөтен яңа технологияләр һәм ысуллар шунда ук табиблар тарафыннан сынала һәм кулланылышка кертелә. Биредә кече резидент-компанияләр, шулай ук эре медицина корпорацияләре, шулай ук чит илнекеләр дә үз эшләнмәләрен массакүләм медицинага кертә.

Технопарк 2012 елның беренче кварталында эшли башлаган, аның төзелеше 1,3 миллиард сумга төшкән, 300 млн. сумны дәүләт бүлеп биргән, калганын инвесторлар керткән.

Бүген Рөстәм Миңнеханов эксперименталь операцияләр уза торган бүлмәне карады, резидент-компанияләрнең яңа материаллардан эшләнгән ясалма буыннар экспозициясе белән танышты.

Шулай ук Татарстан Президенты Новосибирскиның яңа экспоүзәгендә булды. Россиядә иң эре күргәзмә үзәкләренең берсе төзелешенә 2 млрд. сум акча сарыф ителгән. Рөстәм Миңнеханов экспоүзәк төзелешендә кулланылган идеяләр һәм технологияләр белән кызыксынды һәм аларны җентекләп өйрәнү өчен Татарстаннан белгечләр җибәрергә вәгъдә итте.

ТР Президенты матбугат хезмәте