Рөстәм Миңнеханов: Татарстан нефть-газ химиясе комплексының 2024 елга кадәр бишенче программасы октябрьдә кабул ителергә тиеш

26.08.2019

Быел Татарстан нефть-газ химиясе комплексының дүртенче программасын гамәлгә ашыру тәмамлана. 2015-2018 елларда комплекста производство күләме планлаштырылган 21 процент урынына 8 процентка артты. Бу хакта бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры Рафинат Яруллин компаниянең Директорлар советы утырышында хәбәр итте. 

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында уздырды.

Яңа производстволарны эшләтеп җибәрү көннәре күбесендә күчерелде. Банк секторындагы вәзгыять, займ чараларын һәм дәүләт ярдәмен җәлеп итүдә авырлыклар тәэсир итте. Бигрәк тә химик компанияләргә һәм пластмасса продукциясе производстволарында бу проблема җитди, дип хәбәр итте Рафинат Яруллин. 

Шул ук вакытта компаундлар, пленка һәм композит материаллар продукциясендә үсеш динамикасы көчле. Шул юнәлешләрне киңәйтергә, эре компанияләргә кушылырга кирәк, дип саный Рафинат Яруллин. 

"Әлбәттә, Татарстанга яңа олефин комлпексы кирәк, - дип ассызыклады ул. - Әмма пиролиз прподуктларын эшкәртү юнәлешләрен билгеләүгә игътибарлы булырга кирәк. Республикага конструкцион пластмасса, пропилен оксиды, полиуретан кирәк". 

Бу өстенлекле юнәлешләрне, «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ генераль директоры сүзләренчә, төбәк дәрәҗәсендә билгеләргә кирәк, яңа инвестицион программаларга шуны кертергә кирәк. 

Татарстан нефть-газ химиясе комплексының 2024 елга кадәр бишенче программасы максаты - чимал һәм фәнни базаны формалаштыру. Программа проекты Директорлар советы әгъзаларына танышу өчен бирелгән. 

Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларша 4 сентябрьгә кадәр тәкъдимнәрен кертергә кушты һәм октябрь аена аны кабул итәргә кирәклеген искәртте. 

 

 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Девон" мәгълүмат агентлыгы материаллары файдаланылды