2019 елның беренче яртыеллыгында Татарстанның нефть-газ-химия комплексы тарафыннан продукция төяп җибәрүләр 8%ка арткан

26.08.2019

Татарстанда 2019 елның беренче яртыеллыгында нефть-газ-химия комплексы предприятиеләре 860 млрд сумлык продукция төяп җибәргәннәр, бу үткән елның шушы чорына карата 8%ка артык. Бу хакта «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр итте.

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Рафинат Яруллин хәбәр иткәнчә, республиканың нефть-газ-химия комплексы предприятиеләрендә җыелма продукция чыгару 3%ка арткан. Нәтиҗәдә база предприятиеләренең берләштерелгән бюджетка салым түләүләре 3,5%ка арткан һәм 35,8 млрд сум тәшкил иткән.

Ярты ел эчендә 18 млн 206 мең тонна нефть чыгарылган – артым 3% («Татнефть» ГАҖ - артым 3,9%).

Нефть продуктлары җитештерү 9%ка арткан, пластмасса әйберләре – 7,5%ка. Дизель ягулыгы 3 млн тоннадан артык, 840 мең тонна автобензиннар, 900 мең тонна пластмасса, 347 мең тонна каучук һәм 4,3 млн данә шиннар.

«ТАНЕКО» үткән ел гидрочистарту буенча җайланмалар эшләтеп җибәргән, сатуларда дизель ягулыгы һәм керосиннар өлеше арткан. Икенче кварталда АИ-100 премиаль бензины чыгару үзләштерелгән. Үткән пәнҗешәмбе көнне, 2019 елның 22 августында ЭЛОУ-АВТ-6 җайланмасы рәсми рәвештә эшләтеп җибәрелгән.

Химик продукция һәм резина әйберләре секторларында җитештерү кимегән. Шиннар һәм каучуклар җитештерү чылбырында кооперация бозылу җитештерү күләмнәре кимүгә китерде, диде Рафинат Яруллин.

Техуглерод җитештерү («Нижнекамсктехуглерод») дә әлеге конфликт аркасында 17%ка кимеде, диде «Татнефтехиминвест-холдинг» гендиректоры.

«Казаноргсинтез» җитештерү күләмнәрен 5,4%ка арттырган.

«Нижнекамскнефтехим»да альфа-олефиннар, бутадиен чыгару арткан, шулай ук модернизация нәтиҗәсендә бензол да. Үткән елның шушы чорына карата   бутилкаучуклар һәм неонололар чыгару да кимегән. Республиканың шиннар заводларына товар китереп торулар кимү араксында изопрен каучук җитештерү дә 30%ка азайган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Девон" МА материалалры буенча.