Татарстан Республикасы Икътисад министры Марат Сафиуллин Россия-Сингапур эшлекле форумында катнаша
31.03.2008
31 нче марттан алып, 2 нче апрельгә кадәр Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин Россия һәм Сингапурда эшмәкәрлек алып бару һәм икеяклы хезмәттәшлекне киңәйтүгә багышланган Россия-Сингапур эшлекле форумында катнаша. Форумда катнашучылар Россиянең икътисади потенциалы һәм перспективалары, төбәкләрнең үсеш перспективалары, Россия һәм Азиядәге эшмәкәрлек алып бару мәсьәләләре турында фикер алышачаклар. Татарстан Республикасы һәм Сингапур күп еллар дәвамында дустанә мөнәсәбәтләрне саклап киләләр. Хәзерге вакытта көньяк-көнчыгыш Азия илләре белән булган сәүдә өлкәсендәге партнерлык мөнәсәбәтләрендә күп күрсәткечләр буенча алдынгы урынны Сингапур Республикасы алып тора. Аның икътисады алга таба үсеш моделенең уңышлы чагылыш табуында тагы да ачыграк мисалларның берсе буларак карала, һәм аерым кызыксыну һәм игътибар дәүләт икътисадына инвестицияләр җәлеп итүнең төгәл механизмына юнәлдерелә.
1 нче апрельдә Татарстан Икътисад министры Марат Сафиуллин, дәүләти мәсьәләләрне перспективалы планлаштыру һәм инвестицион хезмәттәшлек турында фикер алышу өчен, Сингапур Республикасы Сәүдә һәм сәнәгать министры Лим Хнг Кианг әфәнде белән очрашачак.
Сингапурның Көнчыгыш Азиядәге күп кенә төбәкләрдә аерым шартлары булган зоналар оештыру буенча зур тәҗрибәсе бар. "ДжейТиСи" Сингапур компаниясе тарафыннан Алабугада Махсус икътисади зона төзүдә гамәли ярдәм күрсәтелде. Сингапурлылар ярдәме белән Махсус икътисади зона инфраструктурасы эшләнде,
производство зонасының һәм Алабуга шәһәренең перспектив үсеш планы төзелде. Менә инде өченче тапкыр форум уздырыла торган Сингапур ике илдәге рәсми хакимиятләр эшмәкәрләренең һәм вәкилләренең ел саен очраша торган гадәти рәсми мәйданчыгына әверелә бара. Хәзерге форум эшендә Россия һәм Сингапур эре компанияләре вәкилләре, ике илнең рәсми вәкилләре - Россия Федерациясе икътисади үсеш һәм сәүдә министры Эльвира Нәбиуллина, Сингапурның остаз-министры Ли Куан Ю, Сингапур сәүдә һәм сәнәгать министры Лим Хнг Кианг катнаша. Россия делегациясе составында шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары С.Нарышкин, Президент, Россия Саклык банкы Хөкүмәте рәисе Г.Греф, Махсус икътисади зона белән идарә итү буенча Федераль агентлык җитәкчесе М.Мишустин, башка рәсми кешеләр бар.