Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта компаниянең 2019 елның җиде ае эчендәге бюджетын үтәү йомгаклары каралды, сентябрь аена бюджеты расланды.
Утырышта катнашучылар «Татнефть» ГАҖнең 2019 елның беренче ярты еллыктагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында фикер алыштылар.
Компания ятмаларында шушы чорда 14 миллион 667 мең тонна нефть чыгарылган. Яңа 265 нефть чыгаручы һәм 139 басым ясаучы скважина файдалануга тапшырылган. Беренче яртыеллыкта иярчен нефть газы күләме 467 млн куб. метр тәшкил иткән. Компаниянең чиста табышы үткән елның шушы чоры дәрәҗәсендә. «Татнефть» ГАҖ тарафыннан күчерелгән салымнар һәм түләүләр күләме үткән елның шушы чорына карата 14,3 млрд сумга арткан.
Директорлар советы, «ТАНЕКО» чыгара торган яңа продуктларның арта баручы күләмен һәм сыйфатын исәпкә алып, гамәлгә ашыру өлкәсендә компаниянең базар стратегиясе турында мәгълүмат тыңлады. Якындагы елларда «ТАНЕКО» комплексында нефть эшкәртү күләмен, 99 процент тирәнлектә эшкәртеп һәм ачык төстәге нефтьнең 84 процентын сайлап алуны исәпкә алып, 15,3 млн. тоннага җиткерергә ниятлиләр.
Компания планлы рәвештә нефть продуктларының өстәлгән бәясен арттыручы һәм алар кәрҗинен киңәйтүче җайланмаларны гамәлгә кертә. Бүген «ТАНЕКО» автобензиннарның барлык спектрын чыгара: Аи-80дән алып 100гә кадәр.
2026 елга дизель ягулыгын җитештерүне 7,5 млн. тоннага кадәр җиткерү планлаштырыла.
2025 елга «Татнефть» АЗС һәм нефть базасы аша 4 млн тоннадан артык автомобиль ягулыгы реализацияләргә җыена. «Татнефть»нең стратегик максатлары арасында, логистик өстенлекләрне исәпкә алып, эчке базар потенциалын мөмкин кадәр күбрәк куллану да бар.
Директорлар советында тагын компаниянең шиннар бизнесында инвестицион мөмкинлекләренә кагылышлы мәсьәләләр дә каралды.