Татьяна Голикова һәм Рөстәм Миңнеханов WorldSkills International әгъза-илләре министрлары саммиты утырышында катнаштылар

23.08.2019

Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә WorldSkills International әгъза-илләре министрлары саммиты утырышы узды. Утырышта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова, WorldSkills International президенты Саймон Бартли һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чарада шулай ук РФ Мәгариф министры Ольга Васильева, РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин һәм РФ Фән һәм югары белем министры Михаил Котюков та катнашты. 

Татьяна Голикова билгеләп үткәнчә, Министрлар саммиты – Казандагы  WorldSkills дөнья чемпионатының эшлекле программасының төп вакыйгаларыннан берсе. «Ышанам, WorldSkills хәрәкәтенең һәм мәгариф системасын җитәкләүче дәүләт хакимияте органнарының уртак эше гаять зур потенциалга ия», - диде РФ вице-премьеры.

Россия WorldSkills хәрәкәтенә, беренче чиратта, мәгарифне һәм җитештерүне заманча трансформацияләү өчен килде.

Ул хәбәр иткәнчә, WorldSkills стандартлары Россия урта һөнәри белем системасы өчен аерылгысыз норма булып тора. WorldSkills стандартлары буенча күрсәткеч имтихан урта һөнәри белемнең уку-укыту программалары процедуралары сыйфатында норматив рәвештә беркетелгән.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында барлык дәүләтләр вәкилләренә WorldSkills чараларында шәхсән катнашкан өчен рәхмәт белдерде. «Безнең максатыбыз бер – яшьләрнең потенциалын мөмкин кадәр ачу һәм аларның үз көчләренә һәм уңышлы киләчәкләренә ышанычларын арттыру. Казандагы дөнья  чемпионаты анда катнашучылар өчен зур бәйрәм һәм истә калырлык вакыйга гына түгел, ә бөтен дөнья яшьләренең һөнәри осталыкта үз юлларын табуда ярдәм дә булачак», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Хөкүмәте эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе – барлык дәрәҗәләрдә дә квалификацияле кадрлар әзерләү, һәм иң беренче чиратта, эшче һөнәрләреннән. Россия Федерациясенең инвестицияләр кертерлек һәм инновацион үсешкә омтылучы субъектларыннан берсе буларак, Татарстан заманча югары технологияле эш урыннары булдырырга омтыла, диде ТР Президенты.

«Без яңа җитештерүләр ачу буенча яшьләр бизнесына һәм стартапларына  ярдәм күрсәтәбез. Республиканың юнәлешле мәгариф учреждениеләре базасында әйдәүче эш бирүчеләр белән бергә эшче кадрлар әзерләү буенча 37 заманча ресурс үзәге булдырылды. 2020 елда аларның саны 41гә җиткереләчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул искәрткәнчә, республика өчен WorldSkills – яшь профессионаллар арасындагы ярышлар гына түгел, үсеш өчен мөһим корал да. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.