Рөстәм Миңнеханов: WorldSkills Kazan-2019 уздыру Россиядә һөнәри белемне үстерү өчен сизелерлек этәргеч булачак икәненә ышанам

23.08.2019

Технологик алгарышлар һәм социаль процессларның катлаулануы хәзерге заман яшьләрен һөнәрнләрен җитди сайларга мәҗбүр итә. Бу Хөкүмәт өчен дә, шулай ук мәгариф системалары өчен дә җитди сынау. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Дөнья янауларга дучар: үзгәрешләр чорында яраклашу, уңышлар һәм чәчәк ату өчен күнекмәләр" эшлекле программасының пленар утырышында белдерде, утырыш «Казан Экспо»да WorldSkills дөнья чемпионатының эшлекле программасы кысаларында узды. Анда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова да чыгыш ясады. 

Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан – Россиянең алга киткән төбәкләреннән берсе. Монда һөнәри белемгә зур игътибар бирелә, республика WorldSkills хәрәкәтендә актив катнаша. «Без зур тизлек белән үзгәреп баручы икътисад шартларында, предприятиеләр ябылып барган һәм бөтен бер һөнәри тармаклар юкка чыгып барган, хезмәт базары бик тиз үзгәрешләр кичергән, яңа һөнәрләр һәм компетенцияләр барлыкка килгән бер заманда вакыт сынауларына тиз һәм эшлекле җавап бирерлек уку-укыту тирәлеге булдырырга омтылабыз», - диде ТР Президенты. 

Ул билгеләп үткәнчә, республика үсешенең төп юнәлешләре Стратегия-2030да салынган, аның төп максаты – кеше капиталын формалаштыру һәм туплау, аның үсеше өчен шартлар тудыру.   

Татарстан Президенты сүзләренчә, республика һөнәри юнәлеш бирүне игътибар үзәгендә тота. 37 заманча ресурс үзәкләре булдырылган һәм уңышлы үсә.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан үз халыкларының тарихи-мәдәни мирасы үзенчәлеген саклап калырга тели: «Ышанам, милләтара һәм диниара тынычлык һәм татулык үсешебезнең нигезе булачак». 

«Кичә WorldSkills дөнья беренчелеге тарихта беренче мәртәбә Россия Федерациясендә башланып китте. Без илебез җитәкчелегенә һәм  WorldSkillsтан булган дусларыбызга безгә ышанганнары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәтлебез. Дөнья чемпионатын уздыру Россиядә һөнәри белемне үстерү өчен сизелерлек этәргеч булачак икәненә ышанам, ул югары квалификацияле эшче кадрлар әзерләү процессын яңа сыйфатлы дәрәҗәгә күтәрәчәк», - дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.  

РФ вице-премьеры Татьяна Голикова билгеләп үткәнчә, уздырылган тикшеренүләргә караганда, дөньядагы хезмәткәрләрнең 23%ы (1,3 млрд кеше) күнекмәләренә туры килмәгән эшләрне башкара. Аның фикеренчә, бу тенденцияне җиңеп чыгу гаять әһәмиятле, һәм кешенең бөтен гомере буена аның хезмәт потенциалына ихтыяҗ булырга тиеш. 

Россия вице-премьеры хәбәр иткәнчә, WorldSkills Kazan-2019 чемпионаты кысаларында илкүләм трек оештырылды: Россия төбәкләре белгечләре конкурс сайлап алулары буенча Казанга халыкара белгечләр белән тәҗрибә алмашу өчен килделәр.   

Утырыш тәмамланганнан соң Рөстәм Миңнеханов, Татьяна Голикова һәм РФ Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко чемпионатның ярышлар  мәйданчыкларына бардылар.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.