Татарстан һәм Coca-Cola калдыкларны аерым туплау һәм җыю культурасын үстерү турында килештеләр

23.08.2019

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Россиядә Coca-Cola системасы арасында каты коммуналь калдыкларны аерым туплау һәм җыю культурасын үстерү турында Килешү имзаланды. Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Coca-Cola HBC Россия  генераль директоры Александр Ружевич куйдылар. Тантаналы чара "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәгендә Worldskills дөнья чемпионаты кысаларында узды. 

Документа каралганча, Казан Coca-Cola ның "Калдыкларсыз дөнья" глобаль стратегиясе кысаларында Zero Waste City концепциясе кулланылачак Россиядәге беренче шәһәр була. Концепция буенча шәһәрдә белем бирү һәм инфраструктура булдыру карала һәм Coca-Cola продукциясенең полимер савытлары калдыкларының 100 % эшкәртүгә ирешүне күз алдында тота. Компания бу максатка махсус контейнерлар белән дә тәэмин итә. 

Уртак тырышлык нигезендә берничә белем бирү проекты да гамәлгә ашырылачак: мәктәпләрдә экодәресләр, студентлар өчен квестлар, шәһәр халкы өчен дә белем бирү чаралары. 

Искәртик,  Россиядә Coca-Cola - Worldskills Kazan-2019 чемпионатының рәсми партнеры.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.