Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Армавир шәһәре муниципаль берәмлеге (Краснодар крае) башлыгы Андрей Харченко белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Яклар Краснодар крае белән Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә төбәкара хезмәттәшлек турында 2012 елның гыйнварында имзаланган килешү кысаларында төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Аерым алганда, Казанга эш сәфәре кысаларында Андрей Харченко һәм Армавир администрациясенең башка вәкилләре Татарстанның җәмәгать киңлекләрен булдыру, реконструкцияләү һәм яңаларын кору тәҗрибәсе белән таныштылар.