WorldSkills хәрәкәтендә катнашу һәркемгә төрле-төрле өлкәләрдә: төзелештә, дизайнда, сәнәгатьтә, транспорта, ИТ яисә хезмәт күрсәтүләрдә үз көчеңне сынап карарга мөмкинлек бирә. Бүген бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Казанда WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионаты ачу тантанасында хәбәр итте. «Казан Арена» стадионында узган чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
РФ Премьер-министры билгеләп үткәнчә, Россия беренче мәртәбә бөтендөнья дәрәҗәсендәге һөнәри осталык ярышларын кабул итә. Аның сүзләренчә, WorldSkills күптән инде яшьләр арасындагы конкурс кына булып калмыйча, бик зур вакыйгага әверелде, чынлыкта, бу – киләчәк чемпионаты.
«Монда төрле ил, төрле мәдәният кешеләре бергәләшеп эшли, ярыша һәм аралаша ала. Бу – иҗат һәм ачышлар өчен, дуслык һәм яңа җиңүләр өчен урын булырлык киләчәк. Ә иң мөһиме, монда 21 гасыр кешесе өчен иң файдалы күнекмә алып була, ул да булса – күңелеңә ятышлы һөнәр сайлау өчен һәм шул һөнәрнең остасы булу өчен укырга омтылу гадәте», - диде ул.
WorldSkills тормышта үз юлыңны табарга, үз мөмкинлекләреңне ачарга ярдәм итә, дип белдерде Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе, хәрәкәтнең Россиядәге уңышының сәбәбе нәкъ менә шунда да. «WorldSkills безнең илгә нәрсә алып килде? Беренчедән, бу – заманча мәгариф булдыру өчен энергия. Икенчедән, һөнәрләр белән кызыксыну, яшьләр арасында гына түгел, төрле яшьтәге кешеләр арасында да, бигрәк тә, мөгаллимнәр арасында. Өченчедән, бу – үз һөнәреңнең чын остасы булу өчен теорияне практикада куллана белү», - диде Дмитрий Медведев.
Ул ярышларда катнашучыларның барысына да уңышлар теләде, шуннан соң WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионаты Kazan-2019ны ачык дип белдерде.
WorldSkills International президенты Саймон Бартли чыгышында ассызыклаганча, күнекмәләр һәм белемнәр кешеләрнең тормышын үзгәртергә, җәмгыятьне үзгәртергә, илнең икътисадын үзгәртергә, бөтен дөньяга муллык һәм тотрыклылык алып килергә мөмкинлек бирә.
Ул билгеләп үткәнчә, Казандагы чемпионат 1300дән артык конкурсатны җәлеп итте, бу рекорд сан. «Монда Казанда без һөнәри осталык нәтиҗәсендә нинди казанышларга ирешергә мөмкин булуны күрәчәкбез. Монда вакытта яшь кызлар һәм егетләр үзләренең һәрберсенең чемпион булуын раслыйлар. Кулларына эш коралы алгач, алар бөтен сәләтләрен мөмкин кадәр зур нәтиҗә күрсәтүгә юнәлтәләр, бердәмлекне көчәйтәләр», - диде Саймон Бартли.
WorldSkills International башлыгы хәбәр иткәнчә, Казандагы чемпионатка хөкүмәтләр, мәгариф һәм сәнәгать лидерлары җыелган, алар өчен WorldSkills эшлекле программасы – яңа идеяләр алмашу мәйданчыгы. «Иске һөнәрләр яңаларына юл биргән бер заманда без яшьләргә киләчәк куячак бурычларын хәл итәрлек күнекмәләр бирергә телибез», - дип белдерде ул.