Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында булды

22.08.2019

Бүген Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Татарстанга эш сәфәре кысаларында Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында булды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар белән бергә, Дмитрий Медведев WorldSkills Россия җыелма командасының күнегүләр базасы булган техникум эше белән танышты.

Уку сыйныфларын карап йөргәндә Дмитрий Медведевка студентларның  берничә югары технология компетенциясендә – «Веб-дизайн һәм  эшләнмә», «Бизнес өчен программа хәл ителешләре» һәм «Мобиль робототехника» буенча күнегүләр уздыру полигоны эше турында сөйләделәр.

Сыйныфларның берсендә Россия Премьер-министры берничә WorldSkills чемпионатында җиңгән роботлар куелган стендны карады.

«Барысы да бик күркәм. Бүләкләр саклана торган бу музей елдан-ел киңәйсен иде. Иң мөһиме – беренче урыннар булуын телим», - дип мөрәҗәгать итте  Дмитрий Медведев Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы студентларына һәм мөгаллимнәренә. 

WorldSkills хәрәкәтендә Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы биш ел буена катнаша. 4 ел элек уку йорты WorldSkills Russia рейтингы йөзлегенә керсә, быел исә беренче урыннарда.

Быел WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионатының Россия җыелма командасының 63 әгъзасыннан алтысы – Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы укучысы.

Азакта Дмитрий Медведев һәм Рөстәм Миңнеханов Казан Кремленә юнәлделәр.

Искәртәбез, бүген кич Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев «Казан Арена» стадионында WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионаты ачылу тантанасында катнашачак. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татар-Информ" МА материаллары кулланылды.