Дмитрий Медведев «ТАНЕКО»да нефтьне беренчел эшкәртү буенча икенче җайланмага видеоконференция режимында старт бирде

22.08.2019

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО»да ЭЛОУ-АВТ-6 җайланмасын эксплуатациягә кертү тантанасында катнаштылар.

Чара видеоконференция режимында Казан белән Түбән Кама арасында узды. 

Чарада тагын Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров та ктанашты.

«ТАНЕКО» эре инвестицион проектын гамәлгә ашыру стратегиясе турында «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов сөйләде.

Нефть эшкәртү заводында югары сыйфатлы һәм конкуренциягә чыдам нефть продуктлары җитештерелә, диде Наил Маһанов.

Ул хәбәр иткәнчә, «Татнефть» ГАҖ «ТАНЕКО» проектын гамәлгә ашыруга 380 млрд сум инвестицияләгән.

Бүген анда 5,5 меңләп кеше эшли, диде Наил Маһанов.

ЭЛОУ-АВТ-6 эшләтеп җибәргәч, беренчел эшкәртү предприятиесенең проект куәте елына 15,3 млн тоннага җитәчәк.   

Дмитрий Медведев билгеләп үткәнчә, 10 ел элек ул беренче җайланманы эшләтеп җибәрүдә катнашкан. Ул белдергәнчә, ТАНЕКОда ил икътисады өчен кирәкле продукция җитештерелә.  

Сез башкарган эшләр илнең энергетик иминлеген арттыра, диде Дмитрий Медведев.

«Бу вакыйга белән барыгызны да котлыйм, - диде Дмитрий Медведев, ТАНЕКО коллективына мөрәҗәгать итеп. – Әйдәгез, җайланманы эшләтеп җибәрик».


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.