Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу уздырды

22.08.2019

Бүген Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу уздырды.  

Очрашу Казан Кремлендә узды. Искәртәбез, бүген кич Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев «Казан Арена» стадионында WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионаты ачылу тантанасында катнашачак.   

Дмитрий Медведев Казанның  һөнәри осталык дөнья чемпионаты уздыруга әзерлеген уңай бәяләде.

Дмитрий Медведев шулай ук хәбәр иткәнчә, бүген ул һөнәри осталык дөнья чемпионатының Россия җыелма командасы әгъзалары белән очрашты. Әлбәттә, без чемпионаттан уңй нәтиҗәләр көтәбез, диде Дмитрий Медведев, аннары Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итеп, Татарстанның ничек яшәве турында сөйләгез.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов беренче чиратта ил җитәкчелегенә чемпионатка әзерлек барышында күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов гомуми социаль-икътисадый вәзгыять буенча төбәкнең  беренче яртыеллыкта ирешкән нәтиҗәләре турында сөйләде. Татарстанның җыелма төбәк продукты 1 млрд. 172 млн. сум тәшкил итте, сәнәгать җитештерүе күләмнәре – 1 млрд. 400 млн. сум, авыл хуҗалыгы җитештерүе –93 млрд. сум.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, гомер озынлыгы буенча уңай динамика күзәтелә – ул уртача 74,3 яшь тәшкил итә.

Татарстан Президенты төбәктә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен рәхмәт белдерде. Без 49 проектта катнашбыз, диде ул, бөтен йөкләмәләр килештерелгән. Өч ел эчендә Татарстан 54 млрд сум инвестицияләде, һәм 35 млрд. сумы – федераль бюджет акчалары, бу зур ярдәм.

Ул белдергәнчә, һәр төбәктә үтәлеп бетми торган нәрсәләр бар, шулардан ул 3 яшькә кадәрге балаларны балалар бакчалары белән тәэмин итү проектын атады.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 16 балалар бакчасы әзер инде, мәктәпләр дә.

Төбәктә җәмәгать киңлекләре булдыру буенча зур эш алып барыла. Бу проектлар буенча да федераль ярдәм яхшы, диде Рөстәм Миңнеханов. 

Аннары ул юллар салу эшләрне күләме турында сөйләде. «Барлыгы 30 млрд. сум, шулардан илкүләм проектлар буенча - 5 млрд. сум».

Сәламәтлек саклау өлкәсе хакында Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республикада авыруларны профилактикалау максатларында халыкны медицина ягыннан тикшерүләр уздырыла. Дүрт мобиль комплекс – мобиль поликлиника сатып алынды.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, авылга ярдәм буенча 40лап программа гамәлгә ашырыла.

Очрашуны тәмамлап, Дмитрий Медведев билгеләп үткәнчә, һөнәри осталык дөнья чемпионатында без призлы урыннар көтеп калабыз.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.