Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Татарстанга эш сәфәре кысаларында "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәгендә - WorldSkills дөнья чемпионатының төп мәйданчыгында булдылар.
"Казан Экспо"да Дмитрий Медведев һәм Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасына багышланган стендны карадылар. Зур экранда WorldSkills Kazan-2019 чемпионаты тарихы һәм аңа әзерләнү турында фильм күрсәтелде.
РФ Хөкүмәте башлыгы "Росатом" дәүләт коропрациясе стенды да туктап торды. Биредә «TeenPower by Rosatom» яшьләр өчен белем бирү мәйданчыгы оештырылган иде. Дмитрий Медведевка хәбәр ителгәнчә, «TeenPower» берничә өлешкә бүленгән: лекция бүлмәсе, сөйләшүләр өчен зона һәм ял итү зонасы. Мәйданчыкны оештыруда яшьләр үзләре катнашкан.
Шулай ук РФ Премьер-министры һәм ТР Президенты ярышлар мәйданчыкларын карады, фрезерчылар арасында ярышны карадылар.
Шуннан Дмитрий Медведев WorldSkills һөнәри осталык буенча Россия җыелма командасы белән очрашты.
Дмитрий Медведев сүзләренчә, Россия күптән түгел генә WorldSkills хәәрәкәтенә кушылса да, бүгенге көнгә җыелма команда зур казанышларга иреште.
РФ Премьер-министры бүген чемпионатны ачу тантанасы узуын искәртте, һәм команда вәкилләренә уңышлар теләде. "Минем биредә җыелган һәркемнән һәм, әлбәттә, илебез Хөкүмәте исеменнән, без сезгә ышанабыз. Барыгызга да уңышлар телисем килә. Без сезнең белән. Берничә көннән сез җиңерсез дип өметләнәбез. Уңышлар сезгә!", - Дмитрий Медведев.
Шуннан Россия җыелма командасы вәкилләре Россия Хөкүмәте Рәисенә команда әгъзасы тамгасын бүләк иттеләр.