Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында капремонтан соң «Столбище» полиция бүлеге бинасын ачты

15.08.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Анда ул капремонтан соң «Столбище» полиция бүлеге бинасын ачты. Аны Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев озата йөрде.

Полиции бүлеге территориясенә Столбище авыл җирлеге керә. Андагы халык саны 16 мең кеше. Моннан тыш, «Столбище» ПБ бурычы – «Казан» халыкра аэропортында һәм «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә  иминлекне тәэмин итү.

«Казан шәһәр яны территориясендә иминлекне тәэмин итү структурасының никадәр мөһим һәм кирәкле булуын без аңлыйбыз. Мондагы халыкның реаль саны рәсми күрсәткечләрдән 4-5 мәртәбә артыграк. Шуның өстенә „Столбище“ полиция бүлеге карамагында «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге дә. Бер атнадан анда «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионаты башланачак. Тагын бу мәйданчыкта республика, бөтенроссия һәм халыкара чаралар узачак. Шәхси состав өчен яхшы эш шартлары – ышанычлылык, иминлек һәм оперативлык нигезе», - диде Рөстәм Миңнеханов тантанада. 

«Столбище» полиция бүлегенә яңа хезмәт автомобиле дә бирелде.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов яңартылган бинаны карап чыкты.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.