Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләренә һәм участок вәкаләтле полиция хезмәткәрләренә яңа хезмәт автомобильләре ачкычларын тапшырды.
Автомобильләр республика бюджеты исәбенә "2014-2020 елларда иҗтимагый тәртипне тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору" Татарстан Республикасы дәүләт программасы буенча сатып алынган. Тантаналы рәвештә барлыгы 80 автомобиль тапшырылды.
Рөстәм Миңнеханов полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп билгеләгәнчә, төбәкнең икътисадый тотрыклылыгы һәм үсеше ТР буенча ЭЭМ хезмәткәрләренең профессиональлеге исәбенә дә тәэмин ителә. "Юл хәрәкәте иминлеге, җинаятьчелек белән көрәш - бу безнең уртак эшебез, һәм республика сезгә һәрвакыт ярдәм итте һәм итәчәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.
"Ышанам, республика кабул иткән чаралар, шул исәптән халыкара дәрәҗәдәге чаралар да, иң югары дәрәҗәдә үткәрелә, - диде ул. - ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының системалы эше үз нәтиҗәләрен күрсәтә".
Рөстәм Миңнеханов искзрткәнчә, бу көннәрдә Татарстанда Worldskills стандартлары нигезендә һөнәри осталык бөенча дөнья чемпионаты узачак.
Татарстан Президенты эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен белдерде һәм уңышлар теләде.
Артем Хохорин Татарстан Республикасы җитәкчелегенә даими ярдәм һәм бөтен мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәме өчен рәхмәтен белдерде.