Рөстәм Миңнеханов Мәгариф һәм фән хезмәткәләренең август киңәшмәсендә: 5 ел эчендә мәгариф тармагының берләштерелгән бюджеты өчтән бергә артты һәм 100 млрд сумнан артып китте

15.08.2019

Татарстан Республикасында соңгы 5 ел эчендә мәгариф инфраструктурасын камилләштерү буенча саллы чаралар күрелде – 16 мең укучыга 33 мәктәп, якынча 22 мең урынлык 150 балалар бакчасы төзелде, 711 мәгариф оешмасына капиталь ремонт ясалды. Бүген бу саннарны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәгариф һәм фән хезмәткәләренең август киңәшмәсенең пленар утырышында китерде. Киңәшмәнең төп темасы – «Тәрбия белем бирү сыйфатын арттыру факторы буларак».

Искәртәбез, быел Мәгариф һәм фән хезмәткәләренең традицион август киңәшмәсе «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә уза.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, эре предприятиеләр, педагогика һәм фән җәмәгатьчелеге, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша. 

Мәгариф һәм фән хезмәткәләренең август киңәшмәсенең трансляциясе «Рәсми Татарстан» сайтында (www.tatarstan.ru) онлайн режимда оештырылган.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында хәбәр иткәнчә, ел азагына кадәр республикда тагын 6 500 укучыга 5 мәктәпне һәм 3 мәктәпкә янкорманы, шулай ук 6 070 урынлык 28 балалар бакчасын файдалануга тапшыру планлаштырыла. Әйдәүче эш бирүчеләр белән берлектә 37 заманча ресурс үзәкләре булдырылды. 2020 елда ресурс үзәкләре саны 41гә җиткереләчәк. Сәләтле балалар өчен махсуслаштырылган лицей-интернатлар челтәре уңышлы үсә – барлыгы 15әү.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин җитди бурыч куйды – гомуми белем сыйфаты буенча бөтен дөнья илләренең 10лыгына керергә тиеш.  

«Бу бездән җитди чаралар күрүне таләп итә. Татарстан Республикасы мәгариф системасына зур игътибар бирә. Беренче чиратта бу –инфраструктураны киләчәктә дә үстерү, заманча педагогика кадрлары һәм укытучылар хезмәтен мотивацияләү системаларын, мәгариф технологияләре камилләштерүне дәвам итү», - диде Рөстәм Миңнеханов.  

«5 ел эчендә мәгариф тармагының берләштерелгән бюджеты өчтән бергә артты һәм 100 млрд сумнан артып китте», - диде Татарстан Президенты.

«Республика педагогика кадрларының һәм укучыларыбызның югары уңышлары, иң беренче чиратта, олимпиада хәрәкәтендәге югары уңышлары белән горурлана ала. Без – Россия Федерациясе субъектлары арасында инновацион үсеш рейтингындагы лидерларның берсе», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул искәрткәнчә, бүген мәгариф оешмаларының мөһим бурычы – тәрбия эше, нәкъ менә бу конференция темасын билгеләде дә инде – «Тәрбия белем бирү сыйфатын арттыру факторы буларак».  

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Мәгариф минситры урынбасары Ирина Потехинага Татарстанның Мәгариф хезмәткәрләре август киңәшмәсендә катнашкан өчен рәхмәт белдерде.

Киңәшмәдә төп нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов чыгыш ясады.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.