Рөстәм Миңнеханов Буа муниципаль районында урып-җыю эшләре барышын бәяләде

13.08.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа муниципаль районына эш сәфәре кылды. Анда ул урып-җыю эшләре барышын бәяләде. 

Татарстан Президентын ТР Премьер-министры урынбасары - авлы хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Бау муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров озата йөрделәр. Башта вертолеттан Кыят авылы («Киятское» ААҖ), Адав-Толымбай авылы, Олы Фролово авылы («Ак Барс» холдингының «Дружба» ҖЧҖ), Черки-Кильдураз авылы («Коммуна» ҖЧҖ), Яңа Чәчкаб авылы, Югары Лашчы авылы, Кайбыч авылы («Ак Барс» холдингының «Авангард» ҖЧҖ) кырларын карадылар.

Кайбыч авылы янында «Ак Барс» холдингының «Авангард» ҖЧҖнең күп еллык үләннәр кырында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, хуҗалыклар җитәкчеләре белән очрашу узды. 

Әлеге кырда Буа районы авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе дә оештырылган иде - бәрәңге, кишер, шалкан, кабак һәм башка яшелчәләр. 

Рөстәм Миңнехановка көндәлек товарларны авылларга илтүче автолавканы күрсәттеләр («Татагролизинг» ААҖ). 

Район башлыгы хәбәр иткәнчә, уңышны җыю яхшы бара, бөтен кирәкле техника эшли, ягулык та җитәрлек.