Рөстәм Миңнеханов, Игорь Бабушкин һәм Бату Хасиков «Әл Мәрҗани» мәчетендә булдылар

13.08.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Әстерхан өлкәсе Губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Игорь Бабушкин һәм Калмыкия Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Бату Хасиков Казанның «Әл Мәрҗани» мәчетендә булдылар.

Искәртәбез, Игорь Бабушкин һәм Бату Хасиков Татарстанда эш сәфәрендә. 

«Әл Мәрҗани» мәчетендә имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин кунаклар өчен экскурсия уздырды. Аерым алганда, ул мәчетнең төзелеш тарихы, шулай ук татарның күренекле мәгърифәтчесе, Ислам дине галиме  Шиһабетдин Мәрҗани турында сөйләде.   

Мәчетне карап чыкканнан соң Рөстәм Миңнеханов, Игорь Бабушкин һәм Бату Хасиков Корбан гаете уңаеннан ТР МДНнең Аксакаллар шурасы тарафыннан оештырылган мәҗлестә катнаштылар.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.