Рөстәм Миңнеханов "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәгендә булды

12.08.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ворлдскиллс» стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатының төп мәйданчыгы «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә булды. 

«Ворлдскиллс» дөнья чемпионаты Казанда быел 22-27 август көннәрендә узачак. 

Рөстәм Миңнеханов Әстерхан өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Игорь Бабушкин һәм Калмык Республикасы башлыгы Бату Хасиковка дөнья чемпионатына әзерлек барышы һәм "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәген төзү һәм аның мөмкинлекләре турында сөйләде.

Үзәктә ярышлар мәйданчыклары турында "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" АКО генераль директоры Азат Кадыров хәбәр итте. 

Кунаклар "Казан Экспо" үзәген карадылар, аның ярышларга әзерлеген бәйләделәр. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.