Татарстан Министрлар Кабинетында Иран Ислам Республикасының дәүләт телерадиокомпаниясе һәм “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе арасындагы Килешүгә кул куелды

28.03.2008

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасы делегациясен кабул итте. Сүз мәдәният сферасы, аерым алганда кинематография өлкәсендәге хезмәттәшлек турында барды.

Иран Ислам Республикасы дәүләт телерадиокомпаниясе рәисе Сеид Иззатолла Заргами Татарстан кинотеатрларында да һәм җирле ТВ-каналлары буенча да күрсәтергә мөмкин булган берничә кинофильм алып килүе турында хәбәр итте. Ул Иранда төшерелгән фильмнарның Татарстан тамашачыларында да уңыш казаначагына ышаныч белдерде, шулай ук Иран ягының Татарстан Республикасына башка киноиндустрия продукциясен алып килергә әзер булуы турында да әйтеп узды.

Заргами әфәнде сүзләренә караганда, Иранда чит ил фильмнарын тыймыйлар, илдә чит ил киноиндустриясенең зур фильмотекасы тупланган, ләкин чит ил киносы 1% тан да артык булмаган тамашачыны гына җәлеп итә, калганнары Иранда иҗат ителгән фильмнарны үз күрәләр, чөнки алар “Иран халкының теләкләрен һәм күзаллауларын тулырак чагылдыралар”.

Сеид Иззатолла Заргами Татарстан Республикасы мәдәният министры Зилә Вәлиева белән әңгәмә вакытында үзара хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләүләре турында хәбәр итте. “Без сезгә бик якын, һәм бу безне мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге хезмәттәшлекне алга таба да ныгыту юлыннан алып барачак”, - диде ул.

Моннан тыш Заргами әфәнде: “Әлеге ике өлкә белән генә чикләнмәячәкбез, без белем бирү һәм башка уртак проектларны гамәлгә ашыру өлкәсендә дә отышлы эшләр башларга әзер”, - дип билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы җимерелгән вакыттан алып, илдәге идеология мәсьәләләренең, бигрәк тә ТВ-индустриясендә эшләрнең шәптән булмавын хәбәр итте. Нәкъ менә шуның өчен дә Татарстанда шәхси “Татарстан Яңа Гасыр” телеканалы төзелде. Ул республикада гына түгел, башка төбәкләрдә һәм дөньяның татарлар күпләп яши торган илләрендә дә программаларны трансляцияләргә мөмкинлек бирә.

“Кызганычка каршы, “Мәдәният” һәм “Спорт” каналларыннан тыш, күп кенә федераль телеканаллар кешеләрнең фикерләренә һәм аңнарына зарар китерә торган коммерция мәнфәгатьләрен күздә тоталар, - дип саный Татарстан Республикасы Премьер-министры. – Алар бигрәк тә һәлакәтләр, ызгышлар һәм үтерешләр турында гына хәбәр итеп, көнбатышның танылган телеканалларын кабатлыйлар. Безгә исә танылган кешеләр, халыкның тормышын яхшырта ала торган үзгәртеп корулар турында, безнең мәдәниятебез хакында сөйләү әһәмиятле”.
Рөстәм Миңнеханов Иран делегациясе вәкилләренә шулай ук Татарстанда республиканың массакүләм багланыш (“Татмедиа”) чараларын үз эченә алган холдинг төзелү турында хәбәр итте. Аның, мәдәни байлыкларны пропагандалап, укучылар һәм тамашачыларга икътисад, сәясәт, мәдәният һәм социаль өлкәдәге файдалы мәгълүматны җиткереп, халык арасында бик зур эш алып барырга мөмкинлек бирүен әйтте.

Татарстан Республикасы Премьер-министры шулай ук Иран Ислам Республикасы вәкилләрен ел саен Татарстанда үткәрелеп килә торган мөселман кинофестивале (“Алтын мөнбәр”) вәкилләре буларак күрүенә шат булачагы турында әйтеп үтте. “Мөселман киносы проекты дөньяда бик нык сорала торган проект булып чыкты”, - дип ассызыклады Миңнеханов әфәнде.
Бүген исә Иран Ислам Республикасы дәүләт телерадиокомпаниясе һәм “Татарстан – Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе арасындагы Килешүгә кул куелды. Документка Иран Ислам Республикасы дәүләт телерадиокомпаниясе ягыннан - халыкара мәсьәләләр буенча рәис урынбасары – Мөхәммәд Җәффар Сафи, “Татарстан – Яңа Гасыр” ягыннан телерадиокомпаниянең генераль директоры Илшат Әминов кул куйдылар.

Очрашу тәмамланганнан соң, Иран Ислам Республикасы дәүләт телерадиокомпаниясе
рәисе Сеид Иззатолла Заргами әфәнде һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Зилә Вәлиева журналистларның сорауларына җавап бирделәр.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте