Рөстәм Миңнеханов беренче Каспий икътисадый форумында: Каспий төбәге илләренең потенциалы гаять зур

12.08.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов коллегаларын беренче  Каспий икътисадый форумын бик яхшы оештырулары белән котлады. Ул бу хакта «Россия24» телеканалы журналисталарына биргән интервьюсында хәбәр итте.

Искәртәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында Төрекмәнстанда (Төрекменбашы шәһәрендә) беренче Каспий икътисадый форумында катнаша. Делегацияне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев җитәкли.

Рөстәм Миңнеханов, журналистлар сорауларына җавап биреп, билгеләп үткәнчә, Каспий төбәге илләренең потенциалы гаять зур.  

Татарстан сәнәгать предприятиеләренең Каспий буе дәүләтләренең халыкара инновацион технологияләр күргәзмәсендә катнашулары турында Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, мәсәлән, Төрекмәнстанга «КАМАЗ» зур йөк автомобильләре күп санда китереп торыла.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «бүген нефть эшкәртү өлкәсендә «Татнефть» компаниясе буенча зур эш алып барыла. «Татнефть» нефть чыгаручы компаниясе Төрекмәнстанда сервис хезмәтләре күрсәтә һәм аларны киңәйтергә җыена. Моннан тыш, Төрекмәнстанда Татарстаннан башка предприятеләре дә эш алып бара, шул исәптән Казан компрессорлар заводы, шулай ук «КЭР-холдинг» компаниясе.

Рөстәм Миңнеханов форумның мөһимлеге турында билгеләп үткәнчә, форумда күтәрелгән күп кенә мәсьәләләр логистикага бәйле. «Каспий – куәтле логистика үзәге, аның аша узучы куллану һәм биш Каспий буе дәүләтенә продукция чыгару күләме дә гаять зур. Һәм бу илләр углеводородларга һәм башка табигать ресурсларына бай. Мәсәлән, без Каспий аша Азовка да, Кара диңгезгә дә чыга алабыз. Һәм Идел дә шулай ук активрак эшләргә тиеш. Минемчә, логистика маршрутларын эшләү – беренче чираттагы мәсьәлә. Икенчесе – бу Иран, Казахстан һәм Үзбәкстан кебек илләрнең зур базарлары. Россия делегациясе җитәкчесе Дмитрий Медведев та бу мәсьәләгә игътибар итте», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты шулай ук форумда экология мәсьәләләренә ник бу кадәр игътибар бирелүен ассызыклап үтте. «Су – транспорт һәм логистика өчен генә мөмкинлек түгел, - диде ул. – Без су киңлекләрендә эшебезне активлаштырганда табигатькә зыян китерәбез. Барысын да чама белеп башкарырга кирәк. Илкүләм проектлар нигезендә бер дә юкка гына Иделне савыктыру проекты – зур һәм җитди проект түгел». 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.