Илдар Халиков IV Халыкара тимер юл техникасы һәм EXPO 1520 салонында катнашты
07.09.2012Бүген ТР Премьер-министры И.Халиков IV Халыкара тимер юл техникасы һәм EXPO 1520 салонында катнашты. Чара Мәскәү өлкәсе Щербинка шәһәрендә үтте. Салонның төп максаты һәм бурычлары: эре заказ ясаучылар алдында яңа заманча тениканы күрсәтү өчен заманча халыкара мәйдан булдыру, җитештерүче һәм кулланучы эше өчен уңайлы эшлекле халәт тудыру.
Махсус павильоннарда һәм ачык мәйданнарда йөк һәм пассажир составы, тимер юл инфраструктурасын модернизацияләү буенча проектлар, төрле җиһазлар һ.б. күрсәтелгән.
EXPO 1520 катнашучылары шулай ук йөрешле составны хәрәкәттә күрделәр. Салонның генераль партнеры - "РЖД" ААҖ.
ММЧ вәкилләре сорауларына җавап биргәндә ТР Премьер-министры Илдар Халиков үскән икътисадлы Татарстан өчен тимер юл аша күчерүләр ясау иң кирәкле булуын хәбәр итте. Ул 2013 нче елда булачак Универсиадага әзерләнү кысаларында Татарстанның "РЖД" ААҖ белән хезмәттәшлеге ныгуын искәртте.
ТР Президенты матбугат хезмәте