Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнбашы шәһәрендә Беренче Каспий икътисадый форумында катнашты. «Каспий диңгезе: халыкара икътисадый хезмәттәшлекне ныгыту файдалары» халыкара конференциясенең пленар утырышы "Аваза" конгресс-үзәгендә узды.
Форумны Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов ачты. Ул углеводород чималы һәм башка табигый ресурсларны Каспий буе төбәгендәге илләрнең икътисадын сыйфатлы үстерү өчен бергәләп файдалануның әһәмиятен билгеләп үтте. Каспий диңгезе элек-электән Ефәк юлының мөһим чылбыры булган һәм бүген ул үсешнең яңа этабына чыкты, дип саный Төрекмәнстан Президенты.Аның фикеренчә, Каспий буе дәүләтләренең хезмәттәшлеге тигез хокуклы һәм нәтиҗәле партнерлык принципларына нигезләнергә тиеш.
Конференциядә шулай ук Азәрбайҗан Премьер-министры Новруз Мамедов, Иранның беренче вице-президенты Эсхак Джахангири һәм Казахстан Премьер-министры Әскәр Мамин чыгыш ясады.
РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев чыгышында билгеләгәнчә, якын көннәрдә Россия Каспий диңгезенең хокукый статусы турындагы Конвенцияне ратификацияләүне төгәлләячәк. 2018 ел нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясенең Каспий буе дәүләтләре белән тышкы сәүдә әйләнеше 3 процентка арткан. Шул сәбәпле Россия Каспий буе илләре белән сәүдә әйләнешен күпкә арттыру максатын куя.
Форумда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Президенты Аскар Мамин белән очрашты. Әңгәмә барышында икътисадый һәм мәдәни багланышлар турында сүз барды. Соңгы еллардагы мөнәсәбәтләр нәтиҗәсендә Татарстан белән Казахстан арасында тышкы сәүдә әйләнеше 700 млн. долларга кадәр җитте.