Рөстәм Миңнеханов: “Казанның үзәгендә хәрәкәтне тәртипкә салу чараларын уйлап бетерергә кирәк”
06.09.2012Бүген ТР Хөкүмәт Йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Эре шәһәрләрнең һәм эре шәһәр агломерацияләренең иң яхшы шәһәр төзелеше үрнәгенә анализ” темасына фәнни-гамәли семинар үтте.
Видеоконференция режимында үткән чарада шулай ук республика шәһәрләре мэрлары, шул исәптән, Казан мэры Илсур Метшин, муниципаль район җитәкчеләре, ТР прокуроры Кафил Әмиров, министрлыклар һәм ведомстволар, ТР Президенты Аппараты вәкилләре катнашты.
Бу Татарстан Хөкүмәте һәм ведомствоара эш төркеме вәкилләре өчен Казанның тарихи үзәгендә төзелеш эшләрен килешү турында икенче семинар. Семинарлар циклы Казан архитектура-төзелеш университеты белгечләре тарафыннан Казанның башкарма комитеты белән бергә әзерләнде.
Бүгенге семинар эре шәһәрләрдә үзәк тарихи зонанының шәһәр төзелеше үсешенә багышланды. Семинарның беренче өлешен РААСН вице-президенты, архитектура докторы, МАРХИ шәһәр төзелеш кафедрасы җитәкчесе Илья Лежава тәкъдим итте. Ул “Тарихи шәһәрне реконструкцияләүнең заманча методологиясе” темасы буенча чыгыш ясады.
Чыгыш башында лектор Казанда башкаланың тарихи өлешен кайтару буенча бик зур эш башкарылуын билгеләде, ләкин аның сүзләренчә, монда бик күп катлаулы мәсьәләләр барлыкка килә.
Рөстәм Миңнеханов Казанда тарихи һәйкәлләрне саклау белән бәйле мәсьәләләр булуын билгеләде. “Һәрвакытта да безнең позицияләр тарихи объектларны саклау өчен көрәшүче кешеләр фикере белән туры килми. Монда сайлап алып эшләргә кирәк, дип саныйм: саклап булган урында сакларга, саклавы кыен булган урыннарда фактурасын, тышкы кыяфәтен сакларга кирәк”, - диде ТР Президенты.
Семинарның гамәли өлешендә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының шәһәр төзелеше кафедрасы җитәкчесе, профессор Александр Дембич доклады тыңланды. Ул динамик рәвештә үсә торган шәһәрләрдә тарихи үзәкләрне саклау, үзгәртү һәм файдалану мисалларын китерде.
“Казан үзәге бүген бик үк яхшы хәлдә түгел. Аны җәлеп итә торган итү өчен күп мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Безнең аны Татарстан башкаласының заманча үзәге итеп күрергә теләвебез төп проблема булып тора, икенче яктан – ул без сакларга теләгән тарихи тирәлек”, - дип билгеләде А.Дембич.
Профессор фикеренчә, Казанда җәмәгать транспорты маршрутларын параллель үстерү белән үзәктә машина кую урыннарын чикләргә кирәк.
Татарстан Президенты шулай ук шәһәр үзәгендә хәрәкәтне катлауландыра торган транспорт санының артуы белән бәйле проблемаларның булуын әйтте. “Транспорт хәрәкәтен тәртипкә салу буенча чараларны уйлап бетерергә кирәк. Без машина кую урыннарын ясыйбыз, ләкин анда машиналарны куймыйлар. Казанның кайбер урамнарында җәмәгать транспорты гына үтсен өчен юлларны ясарга була. Ләкин бу сорауны яхшылап уйларга, сөйләшергә һәм соңыннан карар кабул итәргә кирәк. Казанда машиналар шундый күп, хәтта йөреп булмый – моның белән нәрсә дә булса эшләргә кирәк”, - дип билгеләде республика башлыгы.
Ул шулай ук шәһәрнең эш үзәген тарихи зонадан читкәрәк күчерү турында тәкъдим әйтте. Моның өчен ресурслар бар, ләкин күп вакыт таләп ителәчәк.
“Сез бик кызыклы докладлар тәкъдим иттегез. Бу эш дәвам ителер, дип өметләнәм”, - диде ТР Президенты.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы