Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов “Зөя төбәкара мультимодаль логистик үзәге” проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды
27.03.2008
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә “Зөя төбәкара мультимодаль логистик үзәге” инвестиция проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә “Россиядә транспорт системасын модернизацияләү” федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру буенча дәүләт заказчысы дирекциясе генераль директоры Хәсән Җәбиров та катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов сүзнең федераль әһәмияткә ия булган эре логистик үзәк турында баруын искәртеп үтте. Проект “2006-2010 елларга Россиядә транспорт системасын модернизацияләү” федераль максатчан программасына кертелгән, шулай ук билгеле бер күләмдәге финанслау белән “2010-2015 елларга Россиядә транспорт системасының үсеше” дигән федераль максатчан программасына керде.
Хәсән Җәбиров аңлатып үткәнчә, бу тулысынча бюджет ассигнованиесенә төзелә торган беренче проект.
Төбәкара мультимодаль логистик үзәкнең Татарстанда гына түгел, бәлки Россиянең башка төбәкләрендә дә бизнес үсеше һәм транспорт агымын арттыру, яңа эш урыннары булдыру һ.б. өчен дә “якорь салу ноктасы”на әверелүе көтелә.
Киңәшмәдә катнашучылар фикеренчә, проект бигрәк тә Татарстан Республикасы территориясе аркылы үтә торган “Көнбатыш Европа – Көнбатыш Кытай халыкара транспорт коридоры төзелеше кысаларында транспорт һәм товар үткәрү инфраструктурасы үсешенә комплекслы якын килүне тәэмин итәчәк.
“Зөя төбәкара мультимодаль логистик үзәге” проекты буенча инвестицияләрне “Казан гипро авиасәнәгать фәнни-тикшеренү институты” ЯАҖ (заказ бирүче - Россия Федерациясе Транспорт министрлыгы) әзерли. Проект буенча дәүләт заказын үтәүгә контракт 2007 елның декабрендә төзелгән. Документлар 15 нче майга кадәр әзер булырга тиеш.
Төзелешкә дип мәйданчык билгеләү өчен, биш төрле вариант каралды. Аларның икесе перспективалырак дип табылды (Займище районындагы Идел акваториясе һәм Нижние Вязовые пункты).
“Казан гипро авиасәнәгать фәнни-тикшеренү институты” ЯАҖ нең генераль директоры Борис Тихомиров ике мәйданчыкның да техник үзенчәлекләре турында сөйләп бирде. Фикер алышу барышында киңәшмәдә катнашучылар Нижние Вязовые пункты янындагы “Зөя төбәкара мультимодаль логистик үзәге” проектын урнаштыру вариантын телгә алдылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, киңәшмәгә йомгак ясап, барлык принципиаль мәсьәләләр буенча да чишелешнең табылуын һәм логистик үзәк төзелешенең тулаем республика икътисады өчен үсеш ноктасына әверелүен хәбәр итте.
Киңәшмә төмамланганнан соң, “Россиядә транспорт системасын модернизацияләү” федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру буенча дәүләт заказчысы дирекциясенең генераль директоры Хәсән Җәбиров һәм аны озатып йөрүче кешеләр төзелешкә дип күздә тотылган мәйданчыкны карап чыгарга киттеләр.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов, Татарстан Республикасы икътисад министры Марат Сафиуллин, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Валерий Васильев, “Яшел Үзән муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башлыгы, “Казан” муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Иршат Минкин һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты