Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының Химаячеләр советы “Актаныш агрегат заводы” ЯАҖ өчен 42 млн. сум күләмендә займ бүлеп бирүне хуплады

26.03.2008

Бүген Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының Химаячеләр советы “Актаныш агрегат заводы” ЯАҖ базасындагы “КАМАЗ” ААҖ өчен балансир һәм тарттыргыч күчәре кронштейны производствосын оештыру” проектын гамәлгә ашыру максатыннан 42 млн. сум күләмендә займ бүлеп бирүне хуплады.

Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының Химаячеләр советы утырышын Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов хәбәр иткәнчә, проект Татарстан Республикасының реципиент-районнары үсеше программасы кысаларында яклап чыгылды.

Айнур Айделдинов сүзләренә караганда, бизнес-план буенча проектның чыгымын каплау вакыты – 3 ел. Проектның гомуми бәясе – 50 млн.сумнан артык.

“Әлеге районда производствоны үстерү буенча безнең уңай тәҗрибәбез бар инде. – Узган ел “Актаныш агрегат заводы” ЯАҖ базасында “КАМАЗ” ААҖ өчен тормоз ялгашлары чыгару көйләнгән иде. Бу - республиканың депрессив районнарында икътисадның реаль секторы үсешен уңышлы гамәлгә ашыру дигән сүз”.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты