Рөстәм Миңнеханов “Алабуга” МИЗнда “Белая дача” заводын эшләтеп җибәрүдә катнашты
29.08.2012Бүген “Алабуга” махсус икътисади зонасында салат һәм яшелчә продукциясе җитештерү буенча “Белая дача” заводын ачу тантанасы булды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, “Белая дача Трейдинг” ЯАҖ, компания-партнерлар җитәкчелеге һ.б. катнашты.
“Яшәү тирәлегенең сыйфаты – ул барыннан да элек һава, су, әлбәттә, туклану. Без бу хакта еш кына уйламыйбыз. Бүгенге көннән башлап “Алабуга” МИЗ катгый таләпләргә туры килә торган салатлар җитештерә башлаячак. Биредә икмәк продукциясе җитештерү проекты, азык-төлек кластеры да пәйда булачак”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
“Махсус икътисади зоналар” ААҖ генераль директоры Олег Костин сүзләренә караганда, “Алабуга” МИЗнда бизнесның уңышлы үсеш алуында республика җитәкчелегенең өлеше зур.
Аннары кунаклар төймәгә басып производствоны эшләтеп җибәрде. Кунаклар салат продукциясе җитештерү процессын үз күзләре белән күрде, ә компания вәкилләре производство һәм продукция салыначак тартма үзенчәлекләре турында сөйләде.
Алабугада проектка гомуми инвестицияләр күләме 792 млн. сум тәшкил иткән, проект егәрлеге – елга 12 мең тонна продукция. Заводта 250 яңа эш урыны булдырылачак. Аннан продукция Татарстан, Башкортстан, Пермь крае, Төмән һәм Самара өлкәләре кибетләренә һәм рестораннарына җибәреләчәк. Салатлар Италия, Испания, Израиль түтәлләреннән өзелгәч 2 тәүлек дигәндә кулланучылар өстәлендә булачак.
Компаниянең генераль директоры Антон Семенов журналистларга проект турында сөйләде: “Безнең максат – россиялеләрнең ризыкка карата карашын үзгәртү. Россиядә салатлар, кагыйдә буларак, авыр ризык, ә җиңел салатлар булырга тиеш. Аның сүзләренә караганда, җитештерү мәйданчыгы буларак “Алабуга” МИЗн сайлауның төп сәбәпләре базарның зур потенциалга ия булуы һәм яңа базарларны яулау өчен уңайлы урнашуы -янәшә эре шәһәрләр. “Россиядә бизнес өчен мондый шартлар булуына ышана алмадым. Иң мөһиме безгә бирелгән вәгъдәләр барысы да үтәлде.”, - дип өстәде ул.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы