Рөстәм Миңнеханов: “Без “Алабуга” МИЗ ын үстерүгә аерым игътибар бирергә тиеш”
29.08.2012Бүген “Алабуга” махсус икътисади зонаның административ-эшлекле үзәгендә махсус икътисади зонаның Күзәтчелек советы утырышы узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Махсус икътисади зоналар” ААҖ генераль директоры Олег Костин, “Алабуга” МИЗ җитештерү мәйданчыклары” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, ТР Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, Россия Федерациясе һәм Татарстан министрлыклары вәкилләре, “Алабуга” МИЗ резидентлары җитәкчеләре һәм потенциаль инвесторлар вәкилләре катнашты.
Күптән түгел “Алабуга” МИЗна резидентлар керткән инвестиция 1 млрд. 10 млн. доллар тәшкил итте. Бу уңайдан Рөстәм Миңнеханов белән Олег Костинга истәлекле билгеләр тапшырдылар.
“Алабуга” икътисади зонасы федераль дәрәҗәгә ия. Аның үсешенә зур игътибар бирергә кирәк. Төп мәсьәләләрне хәл итү зарур. Мисал өчен, электр энергиясе белән тәэмин итү, ә иң мөһиме – кадрлар мәсьәләсе. Резидентлар нинди белгечләр кирәклеген белдерергә тиеш. Вузлар, техникумнар, башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләре белән максатчан программа булдыру зарур”, - диде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Күзәтчелек советы утырышын ачып.
Бүген “Алабуга” МИЗ нда 31 резидент теркәлгән. Республика башлыгы аларның эш темпларын уңай бәяләде.
Бүген берничә компания “Алабуга” МИЗ резиденты булу теләген белдерә. Кайбер компания вәкилләрен утырышта тыңладылар.
Тимур Шаһивәлиев МИЗ ның кадрлар сәясәте турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, еш кына резидент-компанияләр яңа производстволарга кадрлар хакында проектны эшләтеп җибәрүгә 2-3 ай кала уйлана башлый. Нәтиҗәдә, хезмәткәрләр табу зур проблемага әйләнә, андый кыска вакытта квалификацияле белгечне табу мөмкин түгел. Компанияләр еш кына бер-берсеннән югары квалификацияле белгечләр сатып ала.
Кадрлар мәсьәләсен хәл итү өчен тагын бер тапкыр җыелу турында карар кабул ителде – 2-3 айдан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, резидентлар һәм республика уку йортлары вәкилләре катнашында Күзәтчелек советы утырышы узачак.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы