Фәрит Мөхәммәтшин "Ватандаш табиблар клубы" утырышында катнашучыларны сәламләде
29.08.2012Бу көннәрдә Казан дөнья күләмендә танылган медицина белгечләрен үзенә җыйды. Халыкара әһәмияттәге медицина форумнарын уздыру Татарстан башкаласы өчен хәзер гадәти күренешкә әйләнеп бара. Тик монысы башкаларыннан үзгә. Бу юлы бер мәйданга җыелган дөнья медицинасы элитасы вәкилләренең барысы да – Татарстанда туган, яки кайчандыр биредә белем алган, хезмәт тәҗрибәсе туплаган шәхесләр. Россия Фәннәр академиясе, Россия Медицина фәннәре академиясе академиклары, профессорлардан торган мәртәбәле делегацияне милләттәшебез, “Табиблар клубы” рәисе, Мясников исемендәге Клиник кардиология институты йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге җитәкчесе Ренат Акчурин җитәкли.
Ватандаш табиблар кичә республика районнарындагы медицина учреждениеләрендә булып, андагы табиблар өчен мастер-класслар уздырды, пациентлар өчен консультацияләр үткәрде, урыннарда сәламәтлек саклау өлкәсендә ирешелгән казанышлар белән танышты. Ә бүген алар Республика клиник хастаханәсе территориясендә урнашкан Югары медицина технологияләре белем бирү үзәгендә “Инновацияләр, хезмәттәшлек, татарстанлылар сәламәтлеге” дигән утырышта катнашты. Видеоконференция режимында узган чараны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан дәүләт медицина университеты, Казан дәүләт медицина академиясе һәм “Табиблар клубы” оештырды. Утырыш ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узды.
Республика белән рухи җепләр бәйләгән ватандаш табибларны ТР Президенты, Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте исеменнән сәламләгән парламент рәисе аларга кече Ватаннары белән алга таба да элемтәдә яшәүләрен теләде. Билгеле булганча, Татарстан белән бәйле табибларның Казандагы бу очрашуының ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның ватандашлар белән очрашу оештыру турындагы йөкләмәсе буенча беренче тапкыр оештырылуы. “Татарстан тарихында беренче тапкыр буларак, Татарстаннан чыккан, яки һөнәри эшчәнлеге Татарстан белән бәйләнгән медицина хезмәткәрләре тәүге тапкыр бирегә җыелды. ТРның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге белән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының шушындый уртак эшчәнлек формасы табуы бик яхшы”, -дип билгеләп үтте ул.
Фәрит Мөхәммәтшин республика, аның башкаласы Казанның соңгы елларда барлык юнәлешләр буенча уңышлы үсүен ассызыклады. Икътисад, социаль өлкә, юллар, торак төзелеше, спортны үстерү - боларның һәркайсы хакимият вәкиләренең игътибар үзәгендә.
Парлемент рәисе белдергәнчә, республика федераль үзәк билгеләгән бәяләү критерийлары буенча ил төбәкләренең беренче унлыгына керә. Ул икътисад үсеше, бюджет үсеше, социаль бурычларның хәл ителүе һ.б. буенча алдынгы урыннарда бара.
Аның ассызыклавынча, узган ел республика бюджетыннан сәламәтлек саклау тармагына 21,5 млрд сум бүленгән булса, быел сәламәтлек саклау һәм аны модернизацияләүгә 26,3 млрд сумнан артык каралган. Бу акчалар иң заманча медицина җиһазлары сатып алуга, яңа технологияләр кертүгә, кадрлары әзерләүгә тотыла.“Нәтитҗәләре дә күз алдында: республикада гомер озынлыгы артты, үлүчеләр саны кимеде, 2011 елда соңгы 20 елда беренче тапкыр буларак Татарстанда туучылар саны үлүчеләр саныннан артып китте”, -дип ассызыклады Ф. Мөхәммәтшин. Ул республика тарихында беренче тапкыр буларак, узган ел йөрәк күчереп утырту буенча операция ясалуын, бавыр күчереп утырту буенча ике уңышлы операция узуын ассызыклады. “Кайчандыр без бу турыда хыяллана да алмый идек. Модернизация программасыннан башка моны башкарып чыга алмаган булыр идек”, - ди ул. Ф.Мөхәммәтшин югары технологияле медицинаның Татарстанда халыкның сәламәтлеген саклауда мөһим звенога әверелүен искәртте. Республикада фельдшер-акушерлык пунктларын саклап калу һәм төзекләндерү эшләре баруына аерым игътибар юнәлтте.Утырышка кадәр масштаблы төзекләндерү эшләреннн соң яңартылган Республика клиник хастаханәсе белән танышып чыккан Дәүләт Советы рәисе башкарылган эшләрдән канәгать калуын җиткерде. Ул зур ремонт эшләрен медицинаның халык өчен үтемлелеген тәэмин итү өчен башкарылган технологик революциягә тиңләде.
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда соңгы елларда медицина өлкәсендә ирешелгән казанышлар белән бергә, проблемалар булуын да искәртеп узды. Ул бигрәк тә авыл җирләрендә медпункт, поликлиникаларда эшләүче табибларга игътибарны, биредә хезмәтләр күрсәтүгә таләпләрне арттыру кирәклеген белдерде.
Кардиохирург Ренат Акчурин үз чыгышында мондый очрашуны оештыручыларга рәхмәт белдереп, аның Татарстан җирендә сәламәтлек саклау казанышлары белән танышу өчен дә зур мөмкинлек тудыруын ассызыклады. Шул ук вакытта ул илкүләм проблемаларга да тукталды. Әле ил күләмендә йөрәк-кан тамырлары, онкологик авырулардан үлүчеләр саны югары кала. Икенчедзән, югары технологияле заманча медицина җиһазлары зур бәяләргә чит илләрдән сатып алына, ә үзебездә җитештерелми. Моннан тыш шәхси медицинаны оештыруда да кыенлыклар бар. Тагын бер проблема профилактик медицинаның җитмәвенә бәйле. Танылган кардиохирург профессиональ спортны үстерү белән генә чикләнмичә, спортны халык өчен үтемле итү юлларын карарга кирәк, дигән фикердә.
Утырышта шулай ук Мәскәү шәәһре 14 нче хастаханәсенең баш табибы Шамил Гайнуллин, РФ Оборона министрлыгының Н.Бурденко исемендәге Баш хәрби клиник госпиталеннән Владимир Манаев чыгыш ясады.
Соңыннан ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ватандаш табибларга ТР Дәүләт бүләкләрен тапшырды. “Табиблар клубы” рәисе, Мясников исемендәге Клиник кардиология институты йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүленге җитәкчесе Ренат Акчуринга, мәсәлән, “Татарстанның атказанган табибы” исеме бирелүе турындагы таныклык тапшырылды.
ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге