Зөя шәһәр утравында Россия Президентына истәлеккә дага бүләк иттеләр

28.08.2012

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Татарстанга эш сәфәре кысаларында Свияжски утрау-шәһәрчегендә булды. Аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, республика Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һ.б. рәсми затлар озатып йөрде.

Кунакларны Татарстан митрополиясе идарәчесе Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий һәм Свияжски монастыре настоятеле Силуан атакай каршы алды.

Дәүләт башлыгы Болгарда төзелеш һәм реставрация эшләре барган объектларны караганнан соң Свияжскига килде. Ул иң элек федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объекты булган Троицк чиркәвендә булды.

Троицк чиркәве - беренчел Свияжски шәһәрчегеннән калган бердәнбер һәйкәл. Риваятьләргә караганда, биредә Иван Грозный 1552 елда Казанга соңгы килүендә гыйбадәт кылган.

Йөзләгән еллар дәвамында чиркәү үзгәртеп төзелгән. Аның интерьеры үзгәрешсез сакланган. Андагы иконалар ТР Рәсем сәнгате музеенда саклана. Хәзерге вакытта бу объект музей буларак туристлар игътибарына тәкъдим ителә. 2010-2011 елларда чиркәүдә ремонт-реставрация эшләре үткәрелгән. Чиркәүгә беренчел төсмере кайтарылган.

Шулай ук РФ Президентына Всех Скорбящих Радость соборы күрсәтелде. 2010 елдан башлап федераль бюджет хисабына храмны реставрацияләү буенча киң күләмле эш башланды. Ремонт-төзелеш эшләре башкарылды. Аны реставрацияләү һәм консервацияләү планлаштырылган.

Аннары Владимир Путин Успенский соборында булды. Соборга керү урынында аны биредә яшәүчеләр каршы алды, алар дәүләт башлыгын сәламләде, Свияжскида чиркәүләрне торгызуда ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәт белдерде. Алар арасында Яшел Үзәннең Пушкин исемендәге лицей укучылары да бар иде, истәлек өчен дәрәҗәле кунак белән фотога төштеләр.

Собор 1556-1560 елларда төзелгән. Авторы Постник Яковлев-Барма.

Россия Президентына Успенский соборыннан чыкканда XVI гасырдагы Свияжски макеты күрсәтелде. Аннары Владимир Путин Герман Казанский һәм Митрофан Воронежский храмнарында булды, алар Россиядә атеизм чорында җимерелгән булган. Храм соңгы 2 елда “Яңарыш” проекты кысаларында торгызылган.

Храмда В.Путинга җирле иконалар ясау остаханәсендә эшләнгән Казан Мәрьям-ана иконасы копиясен бүләк иттеләр.

Аннары дәүләт башлыгы Богородице-Успенский ир-атлар монастыренең Ат утарында булды, ул XVI гасырның икенче яртысында төзелгән булган. 2010-2012 елларда комплекста реставрация һәм реконструкция эшләре алып барылган. РФ Президентына җирле тимерчеләр “Остров-град Свияжск” дип язылган дага бүләк итте.

Искәртеп узабыз, Татарстанда 2010 елдан башлап “Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжски утрау-шәһәрчеге” киң күләмле проекты гамәлгә куела. Проект кысаларында Свияжскида 31 объект һәм Болгарда 30 объект төзекләндерелә һәм төзелә.

Проект РФ Президенты Владимир Путин ярдәмендә чынга ашырыла. 2010-2012 елларда федераль һәм республика бюджетларыннан гомуми инвестицияләр күләме 2400 млн. сум тәшкил иткән. 2013-2014 елларга да финанслау каралган.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы