Узган атнада Татарстанда экология өлкәсендә 603 тәртип бозу очрагы ачыкланган

23.03.2008

Узган атнада Татарстанда экология милициясе хезмәткәрләре экология һәм төзекләндерү өлкәсендә 603 административ тәртип бозу очрагын ачыкладылар: аларның 275 е – Казанда, 91 е – Яр Чаллыда, 60 ы – Түбән Камада күзәтелгән. Бу турыда “Татар-Информ” агентлыгы корреспондентына Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Әйләнә-тирә мохитны саклау өлкәсендә тәртип бозучылар белән көрәш идарәсе штабында хәбәр иттеләр. 347 очракта тәртип бозучылар муниципаль район һәм шәһәр округларын төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен җавап бирәләр. Казан “лидерлык итә”: анда 165 очрак. 84 очракта тәртип бозучылар тышкы күренешле мәгълүматлар урнаштыру кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган, шулар арасыннан 56 очрак – Казанда, 23 – Яр Чаллыда, 61 очрак урамда сатуны оештыру тәртипләрен бозган өчен (аларның 49 ы – Казанда), 52 очрак производство һәм кулланыш калдыклары белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәгән өчен теркәлгән.
Ел башыннан алып, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының УБПОООС хезмәткәрләре тарафыннан 6098 тәртип бозу ачыкланган: шуларның 3618 е - муниципаль район һәм шәһәр округларын төзекләндерү кагыйдәләрен бозу, 771 е - тышкы күренешле мәгълүматлар урнаштыру кагыйдәләрен бозу, 429 ы - производство һәм кулланыш калдыклары белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиология таләпләрен үтәмәү, 360 ы урамда сатуны оештыру тәртипләрен бозу.
"Татар-Информ"