Татарстанда чәчүгә бары тик югары сыйфатлы орлыклар гына әзерлиләр
24.03.2008
Иртәгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы продуктлары министрлыгына кайбер потенциаль инвесторлар һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыклары чакырыла. Бүгенге көнгә гомумән Татарстан буенча орлыклар белән тәэмин ителү 100 процент тәшкил итә. Шулай да кулда булган сыйфатлы орлыклар 95 процентны гына тәшкил итә. Инвесторлары “Алтын башак” ААҖ холдинг компаниясе, “Красный Восток – Агро” ААҖ һәм “Чистое поле” агросәнәгать кампаниясе булган Лаеш, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч, Алексеевск һәм Чистай районнарында сыйфатлы орлыклар запасы тулы күләмдә тупланмаган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре язгы кампаниягә кадәр калган вакыт эчендә орлыкларны тиешле кондициягә җиткерү өчен әле мөмкинлекләр бар дип саный. Әлеге хәлдән чыгуның тагы бер юлы бар: ышанычлы тәэмин итеп торучылардан тиз арада югары сыйфатлы орлыклар сатып алу. Инвесторлар һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыклары белән сүз менә шул турыда барачак.
“Татар-Информ”