Татарстан һәм Ростуризм хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйдылар

21.03.2008

Туризм буенча Федераль агентлык һәм Татарстан Республикасы хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Бу турыда журналистларга Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты белән бүгенге очрашудан соң ведомство җитәкчесе Владимир Стржалковский хәбәр итте. Сүз мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлек һәм туристлык бизнесы өчен кадрлар хәзерләү, шулай ук туризмда статистиканы камилләштерү һәм Татарстанның бу тармагына финанс инвестицияләрен җәлеп итү турында бара. Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев исәпләвенчә, туризмны үстерүнең республика программасы соңгы юнәлешкә булышлык итәргә тиеш. Аның сүзләренә караганда, ул ике этапка исәпләнгән. Анда аерым игътибар Казанга, Свияжскига һәм Болгарга юнәлдерелә. Әлеге этап 2011 елга кадәр исәпләнгән. 2015 елга кадәр дәвам итәчәк икенче этап Кама аръягы, шул исәптән Биләр һәм Чистай үсешен үз эченә ала. Министр фикеренчә, биредә әһәмиятле буын булып, программаны гамәлгә ашыруның имиджлы сәясәтен билгеләү тора. “Татарстанның туристлар кабул итәргә әзер булуы һәм монда кирәкле инфраструктура барлыгы турында кулланучыларга ирештерергә кирәк”, - дип ассызыклады Марат Бариев. Моннан тыш программа кысаларында “Татарстанның энҗе муенсасы” дип аталган өченче боҗра планлаштырыла һәм эшләнә. Ул республиканың көньяк-көнчыгышын - Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск һәм Баулыны үз эченә ала. Хәзер анда санаторийлар базасы һәм тау чаңгысы курортлары төзелә.
"Татар-Информ"